Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ташлыларга трактор кирәк

Һәр биләмәдә, шәһәрме ул яки авылмы, хәлителмәгән проблемалар бар.

Һәр биләмәдә, шәһәрме ул яки авылмы, хәл ителмәгән проблемалар бар. Бу мәсьәләләрнең һәрберсе үзенә аерым игътибар таләп итә. Авыл халкыннан башка аларны беркем дә уңай хәл итә алмый. Хәзер бу эштә халыкка ярдәмгә урындагы башлангычларны хуплау программасы барлыкка килде. Бүген проектка Ташлы авыл биләмәсе халкы да кушылды.
Гомум җыелышта, анда район Советы секретаре Шамил Сәлимов катнашты, авыл халкы Ташлыда суүткәргеч челтәрен ремонтлау, Баязит авылында паркны төзекләндерү һәм трактор сатып алу мәсьәләләрен карады. Фикер алышу зур бәхәскә әйләнмәде, чөнки җыелучылар техника сатып алу өчен бердәм тавыш бирде.
- Авыл биләмәсе өчен трактор бик кирәк. Юлларны чистарту, чүп-чар түгү һәм башка эшләр җитәрлек. Бездә өч авыл, буалар бар, территорияне һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Авылда яшәүчеләр моны яхшы аңлый. Шуңа да трактор сатып алу теләге зур, - ди авыл биләмәсе башлыгы Айнур Мурзин.
Өч авыл халкы өчен, мондагы 225 йортта 650дән артык кеше яши, техника сатып алу 1,5 миллион сумга төшәчәк. Җыелышта һәр йорттан берәр мең сум акча тапшырырга карар иттеләр. Шулай ук иганәчеләр ярдәм итәчәк һәм техника бәясенең 20 процентын урындагы бюджет кушачак. Инициатива төркеменә, аңа озак еллар Ташлы мәктәбе директоры булып эшләгән Айрат Зөлкәрнәй улы Насыйров җитәкчелек итә, өч авылның активистлары керде.
Фото: Яндекс
Читайте нас: