Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
2 декабрь 2019, 12:55

Авылга юл кирәк

Хәнҗәр авылы халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үткәрде.

Хәнҗәр авылы халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелыш үткәрде.
Хәнҗәрлеләр авыл эчендәге юлны ремонтлау тәкъдимен алдагы җыелышларда ук керткән иде. Йомгаклау җыелышында Аксен авыл биләмәсе башлыгы Дмитрий Сидоров чыгымнар сметасының проектын тәкъдим итте. Авыл халкының инициативасын гамәлгә ашыруга кимендә 1 миллион сум акча кирәк булачак. Кирәкле сумманы зур булмаган авыл халкы үз көче белән генә җыя алмаячагы аңлашыла. Шуңа да алар урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга карар итә.
Һәр йорттан, ә Хәнҗәрдә алар – 75, анда 150гә якын кеше яши, икешәр мең сум акча җыярга тәкъдим ителде. Иганәчеләр, урындагы фермерлар Таһир Сафин, Алексей Павлов һәм Урал Гафуров ярдәм кулы сузачак.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов катнашлыгында үткән йомгаклау җыелышында халык юлларны ремонтлау проектын бердәм хуплады.
Читайте нас: