Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
13 февраль 2020, 16:35

“Авылда тракторсыз булмый!”

Көз көне Ташлы авылы халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелышта тәгәрмәчле трактор сатып алу өчен бердәм тавыш бирде.

Көз көне Ташлы авылы халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыелышта тәгәрмәчле трактор сатып алу өчен бердәм тавыш бирде.
-Авылыбыз зур, аны техникадан башка тәртиптә һәм чисталыкта тотуы авыр. Кышын юлларны кардан тазартырга, җәен чүп үләнәрен чабарга, чүп-чар чыгарырга, буаларны тәртиптә тотарга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, авылда тракторсыз булмый. Өстәвенә быелгы ел республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Авыл биләмәләре эстетикасы елы дип игълан ителде, шуңа безнең барыбызга да – җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк, - ди авыл старостасы, инициатива төркеме әгъзасы Галия апа Галиәхмәтова.
Бүген Ташлыда 400гә якын кеше яши, тракторның хакы 1,5 миллион сумга якын. Бу сумманың күп өлешен республика бюджетыннан субсидия каплый, шулай ук урындагы казнадан да акча бүлү каралган. Шулай да ташлыларга үзләренәдә ярайһы ук сумма җыярга кирәк булачак. Авыл халкы бу проектны иганәчеләр дә, якташлары да хуплап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәр, дип ышана.
Читайте нас: