Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңүчеләр исәбендә – ике проект

Аксен һәм Ибрай авыл биләмәләре урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә керде.

Аксен һәм Ибрай авыл биләмәләре урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә керде.
Хәнҗәрдә яшәүчеләр озак еллар авыл эчендә юл төзергә дип хыяллана. Бу хыялны урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә тормышка ашыру мөмкинлеге барлыгын белгәч, авыл халкы җиң сызганып эшкә тотына. Бердәм тырышлык һәм проблеманы хәл итүгә грамоталы караш нәтиҗәсе озак көттерми, хәнҗәрлеләрнең хакы миллион сумга якын тәшкил иткән проекты урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә кергән. Бу чыгымнарның зур өлеше, ә ул 645 мең сумнан артык, республика казнасыннан бүленәчәк, дигәнне аңлата. Урындагы бюджет 97 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, авыл халкы – 148 мең сум, иганәчеләр У. В. Гафуров, А. Х. Гарифуллин һәм А. Т. Сафин 100 мең сумнан артык акча бирәчәк.
Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар арасында Ибрай авыл Советы да бар. Соңгы елларда Ибрай авылы халкы туганнары һәм якыннары җирләнгән урындагы зиратның коймасын яңартырга ниятли иде. Әмма кирәкле сумманы җыяр өчен үзләренең генә көчләре җитмәвен алар яхшы аңлый. Эш күләме шактый, аны башкарып чыгу өчен 825 мең сумнан артык акча кирәк була. Ә хәзер, программада катнашучылар исемлегенә кергәч, проектка республика бюджетыннан 602 мең сум акча бүленгән. Бу максатка урындагы бюджеттан 101 мең сум күчә, халыктан – 60 мең сумнан артык, шунча ук сумманы иганәчеләр – урындагы малтабарлар һәм фермерлар бирәчәк.
Ике проект та быел гамәлгә ашырылачак. Шулай ук урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында 2020 елга Шафран авыл Советының Чайкино утарындагы суүткәргеч челтәрләренә капиталь ремонт планлаштырылган. 1 млн 170 мең сумлык бу проект 2019 елда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашучылар исәбенә керде.
Фото редакция архивыннан алынды. Хәнҗәрдә гражданнарның урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча җыены.
Читайте нас: