Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Акколайлылар – зәвыклы авыл өчен

Районда Зәвыклы биләмәләр елы кысаларында чаралар дәвам итә

Районда Зәвыклы биләмәләр елы кысаларында чаралар дәвам итә
Республика шәһәр һәм авылларын төзекләндерү коймалар, газоннар, тротуарлар, яктырткычларны ремонтлау һәм яңаларын куюы, шулай ук өмәләр үткәрүне үз эченә ала.
Безнең район халкы да территорияләрне төзекләндерү буенча чаралардан читтә калмый. Һәр авыл биләмәсендә атна саен Чисталык көннәре уза. Изге Корбан бәйрәме алдыннан Иске Акколай авылында да шундый өмә үткәрделәр.
“Бу юлы күперләрне тәртипкә китерергә карар иттек. Өмәгә активистлар Әлфирә Әхмәтова, Гөлсылу Шәрипова, Ләйлә Якшембәтова, Айгөл Фәхретдинова, ирле-хатынлы Нурания һәм Марс Назаровлар чыкты. Берничә сәгать эчендә алар күперләрне чистартып, тимер култыксаларын һәм конструкцияләрен буяп та куйды. Хәзер Төйлән елгасы аша салынган ике күпер дә ерактан ук балкып тора. Матур да, хәвефсез дә! Моның өчен зур рәхмәт аларга! Эшләгән изгелекләре үзләренә йөзләтә әйләнеп кайтсын!”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Иске Акколай авылы старостасы, педагогик хезмәт ветераны Әлфия Солтанова.
Ул шулай ук авылдашларына Изге гамәлләр китабын булдыру турында да мөрәҗәгать итте.
Читайте нас: