Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Слакта озакламый чаңгы трассасы булачак

Авылда бу спорт төренә аерым игътибар бирәләр.

Авылда бу спорт төренә аерым игътибар бирәләр. Күпләр чаңгы шуарга ярата, балаларын да сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә.
Авылда Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика һәм чаңгы спорты түгәрәге эшли. Анда барлыгы 15 бала шөгыльләнә. Күнекмәләрне физкультура укытучысы, тәҗрибәле чаңгычы Ранус Рәүф улы Мохтаров үткәрә. Ул монда егерме елдан артык эшләү дәверендә бик күп җиңүче командалар әзерләгән. Аның укучылары ел саен район ярышларында призлы урыннар яулый. Ә республика почет пьедесталына күтәрелү өчен җиңүгә ышаныч кына түгел, билгеле әзерлек тә – сыйфатлы чаңгылар, күнекмәләр базасы да кирәк.
Август аеннан алып мәктәптә яңа чаңгы мизгеленә максатлы әзерлек башланды. Балалар тренерлары белән бергә чаңгыда йөрү техникасын үзләштерә, йөгерә. Шулай ук асфальт буйлап чаңгы-роллерларда йөриләр. Хәтта, Уфа, Октябрский шәһәрләренә барып төрле ярышларда катнашканнар.
Чаңгы трассасы төзү инициативасын районда билгеле кымыз ясау остасы Айрат Ганиев күтәреп чыккан. Ул үзе генә чаңгыда йөрми, кызы Алсуны да өйрәткән, хәзер Алсу мәктәп җыелма командасына кергән.
Урындагы власть һәм сәламәт тормыш яклылар бу башлангычны күтәреп алды һәм көзен трасса төзү эшенә тотындылар. Грейдер белән иң башта юлны тигезләделәр. Трасса юлы буйлап малтабар Нияз Алтынгуҗин бригадасы монтерлары электр линиясе сузды, хәзер фонарьләр куясы гына калды.
Участоклар төрле дәрәҗәдә булды. Күтәренке, тәбәнәк, сөзәк урыннар да бар. Хәзер иң мөһиме – мәктәп укучылары һәм чаңгы яратучылар яңа трассаны сынап карасын өчен кар явуын көтәсе генә калды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото: 1743.ru
Читайте нас: