Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
19 гыйнвар 2021, 12:10

Безгә трактор кирәк

Трунтаиш авылы халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен тавыш бирде.

Трунтаиш авылы халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен тавыш бирде.
Табигатьнең хозур почмагында урнашкан Трунтаиш районның иң зур авылларының берсе. Элек-электән монда ачык күңелле, эшсөяр, туган ягын яраткан халык яши. Соңгы вакытта кайберәүләр тормыш авыр дип зарланырга яратса да, авылыбызда яшәү шартлары шәһәрнекеннән һич ким түгел. Һәрбер йортка газ кергән, су, канализация үткәрелгән, барысында да диярлек заманса көнкүреш приборлары – телевизор, микроволновка, мультиварка бар, телефон, интернет үткәрелгән. Авылыбызда урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә, почта бүлекчәсе эшли. Һәр атна пәнҗешәмбе көнне базар була.
Авылыбыз элек-электән үзенең уңган игенчеләре белән дан тоткан. Бүген дә аның тырыш эшчәннәре авылыбызны сүндермәс өчен, кайбер авыллардагы кебек басуларда чүп үләннәре үсмәсен өчен тырышып эшлиләр, иген үстерәләр. Берничә фермер хуҗалыгы эшләп килә. Димәк, бу трунтаишлылырга һәм тирә-як авылларга да мал асрау, кош-корт үстерү мөмкинлеге бирә. Авыл җирендә бу да бик мөһим. Аларга эшләрендә зур уңышлар телибез.
Бер сүз белән әйткәндә, Трунтаиш авылы халкы күпьяклап үрнәк булып яшәргә тырыша. “Аек авыл” конкурсында да катнаштык. Безгә кыш көне урамнарыбызны кардан, җәй көне сүп үләннәреннән, чүп-чардан чистарту өчен трактор кирәк. Без җыелышып сөйләштек, киңәшләштек һәм бер тавыштан урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып трактор сатып алырга, дигән карар кабул иттек. Һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертергә карар итте. Инициатива төркеме төзелде һәм эш башланып китте.
Трунтаиш авылы халкы исеменнән Рима МОРТАЗИНА.
Фото: culture.ru
Читайте нас: