Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
5 февраль 2021, 17:25

Нигъмәтуллалылар да проектта катнаша

Авыл халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.

Авыл халкы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.
Нигъмәтуллада яшәүчеләр урындагы бу программа турында ишетеп кенә белми – дүрт ел элек алар суэтем башнясын алыштыру буенча проект белән конкурс сайлап алуында җиңү яулады һәм көнүзәк проблемаларның берсен хәл итә алды. Шуңа да программада катнашу тәкъдиме өчен быел да бертавыштан риза булдылар. Әзерлек узган ел ахырында ук башланды. 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәкләр өчен анкета үткәрелде. Ә декабрь һәм гыйнвар айларында беренче җыелышлар узды, алар барышында авыл халкы нинди мәсьәләне үзләре хәл итә ала, ә нинди максатка республика бюджетыннан финанс ярдәмне алып карарга мөмкин булуы турында фикер алышты.
Тәкъдимнәр күп яңгырады, әмма йомгаклау җыелышында Үзәк урамда урнашкан зират коймасын ремонтларга кирәклеге мәсьәләсенә тукталды. Күпчелек тавыш белән шушы проект белән урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга дигән карар кабул ителде. Һәр йорттан бер мең сум акча җыярга килештеләр. Якташлар да ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Шулай ук иганәчеләр дә якынча йөз мең сум акча бирәчәк. Проектның смета хакы - 900 мең сумнан артык.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Нигъмәтулла авылының иң актив кешеләре җыелышны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрде - саф һавада мәсьәләләр турында гына фикер алышып калмады, чаңгыда да шуды.
Читайте нас: