Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
18 февраль 2021, 16:00

Мәндәнлеләр хәвефсезлек өчен тавыш бирә

Республиканың төрле төбәкләрендә йортлар һәм каралты-куралар яна, ут өлкәннәр һәм балаларның гомерен өзә. Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе барыбыз өчен дә бик кискен булып кала.

Республиканың төрле төбәкләрендә йортлар һәм каралты-куралар яна, ут өлкәннәр һәм балаларның гомерен өзә. Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе барыбыз өчен дә бик кискен булып кала.
Мәндән авыл Советы халкы да бу проблеманы кичекмәстән хәл ителә торган иң мөһим мәсьәлә дип исәпли. Чөнки аларда янгын сүндерү машинасы юк, бер-бер хәл килеп чыкса, Мәндән һәм Иске Васильевка авыллары хәвеф астында калачак.
Шуңа да авыл халкы урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә мобиль янгын комплексы сатып алырга карар иткән. Былтыр алар бу программада шушы ук мәсьәлә белән катнашкан булган, әмма, кызганычка каршы, конкурс сайлап алуын үтмәгән.
Йомгаклау җыелышында хакы якынча 503 мең сум булган проект бертавыштан хупланган. Мәндән авылы старостасы, авыл Советы депутаты Радик Әсәдуллин җитәкчелегендә инициатива төркеме төзелгән. Һәр йорттан 500шәр сум акча җыярга карар иткәннәр. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Мирсәетов та иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләк белдергән. Ә иң зур өметләре – программаның сайлап алу конкурсында җиңеп, республика бюджетыннан ярдәм алу һәм, ниһаять, янгын сүндерү җиһазлары белән тагылма кайтарту.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: