Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
25 февраль 2021, 12:43

Балалар бакчасында яңа тәрәзәләр булачак

Слак авыл Советы авыл биләмәсе халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.

Слак авыл Советы авыл биләмәсе халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марс Мөхтәсимовның урындагы башлангычларны хуплау программасы, проектларны сайлап алу һәм аларны тормышка ашыру кагыйдәләре туранда мәгълүматын тыңлаганнан соң, слаклылар программада катнашу өчен тавыш бирде. Бергәләп көнүзәк проблемаларны барлап чыкканнан соң, алар арасында чишмәне төзекләндерү кебек тәкъдимнәр дә булды, балалар бакчасын ремонтлау мәсьәләсенә тукталдылар.
Бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә бүген егермегә якын сабый йөри, әйткәндәй, киләсе елларда да шулкадәр үк бала килүе көтелә. 1967 елда төзелгән бина инде искергән, түбәсен яңартырга, тәрәзәләрен алмаштырырга кирәк. Шуңа да авыл халкы программада катнашып, балалар бакчасына пластик тәрәзәләр кую тәкъдимен бер тавыштан хуплап чыкты. Проектның смета хакы 451 мең сум тәшкил итә, 233 йорттан 150шәр сум акча җыярга карар иттеләр.
Җыелыш ахырында слаклылар авыл активистларыннан торган инициатива төркемен сайлады, конкурс сайлап алуында җиңгән очракта, алар проектны әзерләү һәм гамәлгә ашыруга контрольлек итәчәк.
Читайте нас: