Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Урындагы башлангычлар
26 февраль 2021, 13:31

Трактор ел әйләнәсенә кирәк

Трунтаиш авыл Советы авыл биләмәсе халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен үз проектларын тәкъдим итте.

Трунтаиш авыл Советы авыл биләмәсе халкы да урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен үз проектларын тәкъдим итте.
Алар алдан үткәрелгән җыелышларда һәм анкета сорауларына җавап биргәндә үк үз теләкләрен җиткергән иде инде. Олысы да, кечесе дә урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга кирәк дигән бердәм фикергә килде. Шуңа да йомгаклау җыелышында бу программа ярдәмендә нинди мәсьәләне хәл итәргә дип, озак баш ватмый, бердәм тавыш белән авыл акчакалы Фәнүр абый Тимергалиевның тәкъдимен хуплап чыктылар.
- Хөрмәтле, авылдашлар, минемчә, гомум ихтыяҗ өчен безгә техника сатып алырга кирәк. Кышын урамнарны кардан чистарту мәсьәләсе кискен тора. Балалар мәктәпкә бара, күпләр район үзәгенә эшкә йөри. Җәяүлеләргә дә, шоферларга да кар баскан юллардан йөрү җиңел түгел, хәзер бит һәркемдә диярлек җиңел машина бар. Ә җәй җитсә, чүп үләннәрен чабарга кирәк, янгын хәвефсезлеге мәсьәләсендә дә, язлы-көзле төзекләндерү эшләре үткәргәндә дә техникасыз булмый. Кыскасы, трактор безгә ел әйләнәсенә кирәк, - диде Фәнүр Гәрәй улы.
Махсус җиһазы белән тәгәрмәчле трактор сатып алуга авыл биләмәсе халкына 1 миллион 565 мең сум акча таләп ителә. Җыелышта катнашучылар һәр йорттан меңәр сум җыярга сөйләште, нәтиҗәдә барлыгы 156 мең сум акча тупланачак. Муниципалитет 252 мең сум бүлә, республика бюджетыннан алыначак субсидия күләме - 1 миллион сум. Урындагы фермерлар һәм малтабарлар да үз өлешен кертәчәк.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: