Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Без – урындагы башлангычларны хуплау программасы өчен!

Гәйнәямак авылы республикабызның хозур табигать почмагында урнашкан.

Гәйнәямак авылы республикабызның хозур табигать почмагында урнашкан. Бездә халык бердәм, эшсөяр, уртак тырышлык белән туган авылыбызны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла.
Былтыр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәл яңартылды, фронтта һәлак булган якташларның исемнәре язылган яңа стелалар куелды. «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында авыл мәчете янындагы Җиңү паркында яшь үсентеләр утыртылды.
Зиратларны тәртипкә китерү буенча да зур эш башкарылды. Халык инициативасы белән ике зиратта да эш кораллары саклау өчен бәләкәй йортлар төзүгә акча җыйдык. Төзелештә Рәдиф Габидуллин, Әхәт Ганиев, Рәфыйк Гатауллин, Зөлфәт Зарипов, Ришат Курмиев, Рәфис Саббахов, Рафаил Солтанов, Ринат Солтанов, Әнвәр Фазлыйәхмәтов, Рифат Хисмәтуллин актив катнашты. Ә Фаил Минеяров һәм Илвир Дәүләтшин тракторлары белән зиратка керү юлларын төзекләндерүдә ярдәм итте.
Зиратларга 200 мең сумлык яңа капкалар куелды. Бу эштә Гәйнәямак авылында туып-үскән, хәзер Уфада яшәүче Фаил Хөснетдинов иганәчелек ярдәмен күрсәтте. Фаил Нәҗметдин улына һәм җәмәгать эшләреннән читтә калмаган барлык авылдашларга зур рәхмәт!
Әмма проблемалар җитәрлек әле, безгә тиз арада авылның югары очындагы зират коймасын алыштырырга кирәк. Ул искерде, баганалары череде, территориясенә мал-туар керә башлады. Без бу мәсьәләне урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә хәл итәргә өметләнәбез. Чөнки үз көчебез белән генә башкарырлык түгел, зират коймасының проект хакы миллион сумга якын. Шуңа да 2021 елгы урындагы башлангычларны хуплау программасының конкурс сайлап алуында җиңүгә зур өметләр баглыйбыз.
Риваль ДӘҮЛӘТШИН,
авыл старостасы.
Читайте нас: