Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 апрель 2018, 02:00

Дөнья йолдызлары бер сәхнәдә

Район мәдәният сараенда бөтен дөнья кино “артисларын” һәм “йолдызларын” бер сәхнәгә җыйган “Один в один” музыкаль пародияләр тамашасы узды.

Район мәдәният сараенда бөтен дөнья кино “артисларын” һәм “йолдызларын” бер сәхнәгә җыйган “Один в один” музыкаль пародияләр тамашасы узды.
Миллионлаган совет тамашачысын “елаткан” да, көлдергән дә һинд актеры Митхун Чакроборти, дөнья кинематографының иң яхшы комикларының берсе Чарли Чаплин, үзенчәлекле җырчы Григорий Лепс, яңа рус әбиләре Цветочек һәм Матрена һәм башка йолдызлар бу искиткеч матур тамашаның кунаклары булды. Барлык чыгышлар да эстрада йолдызлары һәм кино артистларынныкыннан калышмады.
Ләкин “Один в один” – ул,иң элек, конкурс. Шуңа да, жюрига, бернәрсәгә карамый, иң яхшы пародистларны сайлап алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, Митхун Чакроборти булып чыгыш ясаган Артем Маслич һәм “Кривое зеркало” юмористик тапшыруына пародия күрсәткән Отрада коллективы җиңүчеләр дип игълан ителде. Җырчы Гарик Сукачевны оста күрсәткән Флүр Шәрипколов һәм рус чегәннәре музыкасы королевасы Леонсия Эрденко образын тудырган Зөлфирә Ганиева (Гәйнәямак) икенче урынны алды. Ә Зеленый Клиннан Гөлчәчәк Погорельскаяның “берәдәк” Чарли Чаплинына һәм Татьяна Жуковскаяның рэпер Децл образына өченче урын бирелде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: