Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 июль 2018, 02:00

Ә йөрәкләр һич тә картаймый!

Кыпчак-Аскар авылы мәдәният йортында Гаилә елына багышланган күркәм чара үтте.

«Пар канатлар» дип аталган кичәдә 40, 50, 60 елдан күбрәк бергә гомер кичергән тату гаиләләрне тәбрикләү тантанасы булды. Иңгә-иң терәп, тормышның бормалы юлларында бер-берсенә терәк-таяныч булган Рәсимә һәм Сабирҗан Йосыповлар, Фәүзия һәм Кәррам Әхмәтовлар, Ира һәм Хәсән Газизовлар, Гыйльминур һәм ХәмидуллаГайсиннар, Гөлсем һәм Җәмил Хәкимовлар дулкынландыргыч Мендельсон маршы астында түргә үтеп, үз урыннарына утыргач, күңелле хәтирәләр тезмәсендә, төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды бу матур кичә. Рәсимә апа һәм Сабирҗан абый үзләренең өйләнешү тарихын мавыктыргыч итеп бәян итсә, Ира апа, иң беренче абыегызның кара, бөдрә чәчләренә гашыйк булдым, дип шаяртып алды. Ә Хәмидулла абый Ғыйльминур апаны урлап алып кайткан икән! Күңеле тулып, абыебыз дәртләнеп җырлап җибәрде хәтта! 56 ел бергә тату гомер кичерүче Фәүзия апа һәм Кәррам абыйның, матур итеп гомер юлын үтү өчен мәхәббәт кирәк, дигән сүзләренә, барлык тамашачылар озак итеп кул чапты. Катнашучылар арасында иң яшьләре булган Җәмил абый безнең авылга кунакка кайткан күрше Миякә районы кызы Гөлсем апага тәү күрүдән гашыйк була һәм тимерне кызуында суга!

Кичә бик җанлы барды. Уеннар да кызык иде, бигрәк тә, «бай җизниләр» сипкән акчаны «шаян балдызларының» җыюы, «кияү егетләренең» күзләре бәйле килеш «кәләшләрен» кулларыннан тануы кебек уеннар барысының да күңеленә хуш килде. “Ахирәтләр” фольклор ансамбле, җырчылар Фирдәвес Кәримова, Инсия Зәйнуллина, Гөлнәзирә Галимуллина үзләренең моңлы җырларын бүләк итте. Тамашачылар да, чакырылган кунаклар да оештыручыларга ҙур рәхмәтләр әйтеп, кичәдән бик канәгать булып өйләренә таралышты.

Рәмзия ИМАНГОЛОВА,

Кыпчак-Аскар авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: