Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 сентябрь 2018, 02:00

Матурлык. Изгелек. Мәхәббәт

Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова-Иделбаеваның туган авылы Сарышта якташларның чираттагы очрашуы – шигърият бәйрәме узды.

Чараны үткәрү өчен иң матур – гүзәл Дим елгасы буе сайланды, анда авыл халкы, якташлар гына түгел, абруйлы кунаклар, күрше авыллардан шигърият сөючеләр җыелды. Бу юлы без очрашуны “Матурлык. Изгелек. Мәхәббәт” дип атадык. Һәм ул, әлбәттә, яраткан шагыйрәбез, якташыбызның тормыш юлына, иҗатына багышланды.

Бәйрәмебез авылдашыбыз Мансур хәзрәт фатихасы белән башланып китте. Чебенле авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Владик Миңнегалиевның һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтовның җыелган халыкны сәламләп, бәйрәм белән котлап үтүе чарабызга мәртәбә өстәде. Йөрәктән чыккан иң җылы тәбрикләү сүзләре, әлбәттә, Башкортстанның халык шагыйре, билгеле җәмәгать эшлеклесе, шушы көннәрдә 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче Гөлфия Азнагол кызы Юнысова хөрмәтенә яңгырады.

Бу матур чарада шигъри күңелле бик күп авылдаш-якташларыбыз катнашты. Талантлы шагыйрәбезнең шигырьләрен яттан сөйләүчеләрдән Люция Хәкимова, Илиза Нәгыймова, Альмира Кашапова, Альбина Миһранова, Фәридә Вәлиәхмәтова, Гөлнәзирә Галимуллина, Зәйтүнә Даянова һәм балалар Әдилә Яруллина, Ильнара һәм Ильназ Ибраһимовларның чыгышлары бик ошады.

Шигърият бәйрәме талантлы шагыйрәнең шигырьләренә иҗат ителгән җыр-моң белән үрелеп барды. Чебенле мәдәният йортының “Умырзая” вокаль ансамбле, Гөлнур Миңнеголова, Саҗидә Сайранова, Сәлимә Әхмәдуллина, Гөлгенә Татлыбаева, Айгөл Батталова һәм Альбина Әминеваларның моңлы җырлары чарага ямь өстәде. Ут күршеләребез – Кыпчак-Аскар мәдәният йортының “Ахирәтләр” фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмебезнең чагу бер бизәге булды.

Авылыбызның “Агинәйләр” клубы рәисе Шәрипова Зәйнәб Гани кызы шагыйрәгә якынлашып килгән юбилеена бәйле авылдашларының котлау сүзләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды. Чарада катнашучылар үзләре дә Гөлфия апаның кулыннан зәвыклы, матур бүләкләр алып шатланды. Гөлфия апаның киленнәре Минзәлә Юнысова, Земфира Юнысова һәм Зәмирә Шәңгәрәева, өстәл тулы сый-нигъмәт әзерләп, бәйрәмгә җыелучыларны тәмле пылау, хуш исле кайнар чәй белән сыйлады. Район мәдәният сараенда эшләүче оста баянчыбыз Артур Шәяхмәтов чараны музыкаль яктан бизәде. Күңелле, дәртле баян моңына җиңгиләр, киленнәр рәхәтләнеп биеде.

Ямьле Дим буенда оештырылган шигърият бәйрәме күңелле һәм бер үк вакытта хис-тойгыларга бай булды. Әйткәндәй, ихлас күңелле Гөлфия апа булган җирдә һәрвакыт шулай. Матур бәйрәм җыелучыларның һәммәсендә онытылмас, чагу тәэссоратлар калдырды. Танылган шагыйрәнең матурлыкны күрә белергә, тик изге эшләр генә эшләргә өндәгән, туган җиренә, табигатькә, авылдашларына сөю хисләре белән сугарылган шигырьләре һәм җырлары йөрәкләребезгә янә илһам-дәрт өстәде.

Бу чараның оештыручысы буларак мин авылдашым-бәйрәмебезнең иганәчесе Рефмир Тәлгать улы Юнысовка һәм аның гаиләсенә авылдашлар исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәм.

Зөлфирә ШӘРИПКОЛОВА,

Чебенле авылы китапханәчесе.
Читайте нас: