Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 сентябрь 2018, 02:00

Трунтаишта янә моңлы җырлар яңгырады

Җәйнең соңгы көннәрендә Трунтаишта ”Сәлам, туган авылым!” яшьләр музыкаль фестивален үткәрү матур йолага әверелде.


Җәйнең соңгы көннәрендә Трунтаишта ”Сәлам, туган авылым!” яшьләр музыкаль фестивален үткәрү матур йолага әверелде. Анда авыл халкы һәм якташлар гына түгел, күрше авыллардан да кунаклар җыела.
Ничә яшьтә булуына карамастан, һәркем үз сәләтен күрсәтә алырлык чара үткәрү идеясен шушы авылда туып-үскән Лариса Сафина тәкъдим итте. Дүрт ел элек социаль челтәрләрдә аның тәкъдимен бик күпләр хуплап каршы алды. Авыл мәдәният йорты мөдире Минзәлә Газизова һәм художество җитәкчесе Илфак Кунафин шунда ук иницитиваны хуплап, концерт оештырды. “Халык” концертын сагынган тамашачылар чарадан бик канәгать калды. Концертны җылы кабул итүдән дәртләнгән оештыручылар ел саен шундый матур чара үткәрергә карар итте.
2016 елда концерт авыл мәдәният йортының 50 еллыгына багышланган. Былтыр шундый чара “Аулак өй” дигән исем астында оештырылган, аны апалы-сеңелле Мохтаровалар үткәргән. Ул көнне Трунтаишта туып-үскән Гөлфия Гыйззәтова, Мирза Ахунов, һәм Эльвира Мохтарова кебек талантлы авторлар иҗат иткән “Авылкаем минем, Трунтаишым” һәм “Эх, Әлшәйнең Дим буе” дип аталган җырларның премьерасы булган.
Чарага чакырылган видеооператор Вадим Хәтмуллинның тырышлыгы белән (ул башкаланың төп каналлары белән хезмәттәшлек итә) 2018 ел алдыннан Интернет челтәрләренә “Аулак өй” фильм-концерты чыгарылган, ул авыл кешеләре өчен көтеп алынган Яңа ел бүләге итеп кабул ителгән.
Быелгы ел да искәрмә булмады. Концерт “Тату гаилә – җәмгыять нигезе” девизы астында үткән. Чарада бергә яшәүләренә 25, 30, 50 ел тулуны билгеләгән гаилә парларын хөрмәтләгәннәр. Өч сигезле “тылсымлы” көнне – 2018 елның 18 августында үткәрелгән өч туй куанычлы вакыйга булды. Яшьләрне котларга шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта район ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Лариса Сафина килде.
Җыелучылар вокаль конкурслар лауреатлары Рузилә Рәхимколова, Зарина Тимергалиева, РиммаТаһирова, Гөлфия Хисмәтуллина, Ләйсән Мөхәммәтҗанова, Ильвира Нургалиева, Рузалина Шиһапова, , Руслан Хисмәтуллин, Айнур Гаделшин, Айдар Зәкиев, Илнар Хәкимов, Гөлназ Ширгазина, Эмзара Мохтарова, талантлы яшь җырчы Арина Чубатюк, шулай ук бию коллективлары (җитәкчесе Резеда Баянова) чыгышларын көчле алкышларга күмде.
Бөтенрусия һәм республика вокаль конкурслары, “Юлдаш” радиосы хит-парады җиңүчесе, автор-башкаручы Эльвира Мохтарованың чыгышы якташлар өчен көтеп алынган соклангыч бүләк булды. Үзешчән артист Илгиз Сөләйманов башкаруында Ватаныбыз эстрадасы ретро-җырларының шулкадәр моңлы һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгыравы җыелучыларның күңеленә хуш килде. Тамашачылар Зарема Кунафинаның да чыгышын көтеп алды.
“Дим моңы-2018” фестивале дипломанты Фәүзия Мохтарова (Ахунова) сирәк очрый торган жанрда чыгыш ясый. Ул башкорт һәм татар язучыларының пьесалары буенча монологлар яза һәм халык җырларын академик a capella стилендә башкара. Бу юлы ул Г. Котыйның “Тапшырылмаган хатлар” пьесасы буенча монолог күрсәтте. “Фәүзия Байтимер кызының һәр чыгышын спектакль кебек итеп карыйбыз, рәхәтләнеп яшьлегебез җырларын тыңлыйбыз”, - ди авылдашлары.
Бу онытылмаслык көнне авыл халкы һәр катнашучының чыгышын көчле алкышлар белән озатты. Алар шулай ук шагырьләр Гөлфия Гыйззәтова белән Венер Галимовның чыгышын да җылы кабул итте.
Чара ахырында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов мәдәният хезмәткәрләре Илфак Кунафин белән Минзәлә Газизовага һәм авылның үзешчән сәнгать чараларында катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм бик шәп узды! Концерт та онытылмаслык булды. Җыелучылар киләсе елда биш еллык юбилейны бәйрәм итү тантанасында тагын да очрашырга язсын, дигән теләк белән таралышты.
Венер Галимов,
район социаль-мәдәни үзәге әйдәүче методисты.
Евгений Буранбаев фотолары.
Эльвира Мохтарова җырлый.
Сәхнәдә - Илгиз Сөләйманов.
Читайте нас: