Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 сентябрь 2018, 02:00

Ә йөрәк һич тә картаймый

Бүгенге пенсионерлар актив тормыш алып бару өчен ничә яшьтә булуың мөһим түгеллеген үз үрнәгендә исбатлый

Алар арасында тик хаклы ялга чыккач кына яңа тормыш башлауларын раслаучылар күп. Кемдер үзен сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка, кемдер иҗатка, икенчеләре төрле мавыгуларга багышлый.

Берәүләр кызыксынулар буенча төркемнәргә һәм клубларга берләшә, башкалар хәйрия эше белән шөгыльләнә, ә өченчеләр исә урыннарда төрле башлангычларны күтәреп чыга, авылларны төзекләндерә. Ә кайвакыт боларның барсы да берьюлы алып барыла. Бер сүз белән әйткәндә, хәзерге пенсионерлар актив кына түгел, креатив та, кирәкле дә була бара. Үз эшен мавыгуга әйләндерүчеләр дә бар.

Хатын-кызның яше турында сөйләү бик килешмәсә дә, Гөлнур Муллагилдина аны яшерми. Берничә айдан аңа 70 яшь тула. Ә аның маһирлыгы, тәҗрибәсе һәм абруе һаман да кирәк әле. Элек совхозда бухгалтер булып эшләп, зур хезмәт стажы туплаган Гөлнур апа бүген инде эшләүче пенсионер гына түгел. Аның мавыгуы яраткан эшенә әверелгән. Менә берничә ел инде Гөлнур Хаммат кызы Зеленый Клин авыл клубы мөдире вазыйфасын башкара. “Замана” фольклор коллективының иң оста биючесе дә, “Агинәй” район клубы активисты да ул. Сәхнәгә чыккан саен Гөлнур апа, бөрҗәнлеләргә генә хас үзенчәлекле хәрәкәтләр белән башкорт биюләрен башкарып, тамашачыларны таң калдыра.

Өздереп уйнаган гармун тавышын ишетү белән авыртулар да, ничә яшьтә булуың да, мәшәкатьләр дә онытыла, йөрәк бит һич тә картаймый, ди елмаеп биюче. Менә ул башын горур күтәреп, аккоштай талпынып биергә төшеп китә һәм бөтен дөньясын онытып көй-моң дәрьясына чума...

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Гөлнур Муллагилдина бии.
Читайте нас: