Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 октябрь 2018, 02:00

Бергәләп җырлыйк, бергәләп ярдәм итик!

Зарема Әюпова хәйрия концертына чакыра

Талантлы якташыбыз, үзешчән композитор, автор-башкаручы Зарема Әюпованың җырларын күпләр белә һәм тыңлыйдыр, мөгаен. Күңелләргә үтеп керерлек, мәхәббәт, дуслык, туган як матурлыгы турында лирик җырлар моңлылыгы белән әсир итә.

Зарема Әюпова үзенең шигырьләренә генә түгел, башка шагыйрьләрнең шигырьләренә дә көйләр яза. Аның җырлары, бүген алар өч йөздән артык, республикабызның, шулай ук Татарстанның бик күп популяр җырчыларының репертуарында лаеклы урын алды. Ә күптән түгел Зарема Әюпованың “Акчарлак” исемле беренче шигырьләр җыентыгы да дөнья күрде.

Әмма Мәндән авылында туып-үскән кызның тормыш юлы сикәлтәсез генә булмый.

-90нчы елларда без Уфада яшәдек, күпләр кебек үк, мин дә малтабарлык белән шөгыльләндем. 2000нче еллар башы минем язмышымның фаҗигале һәм кискен борылыш чоры булды. Мин бизнесымны югалттым, анда бөтен акча кертелгән иде, ике елдан соң ирем вафат булды һәм мин ике бала белән урамда диярлек торып калдым. Күп авырлыклар аша узарга, балаларны үстерү, үземә аякка басу өчен бик нык тырышырга туры килде, - ди Зарема Гыйльметдин кызы.

Гомеренең иң авыр мәлендә ул иҗатта юаныч таба. Бер мәлкүңел түреннән сихри моң агыла башлый, искиткеч матур шигырь юллары туа. Шул вакытлардан соң унҗиде ел үтеп киткән. Бүген Зарема Әюпова бик популяр, җырлары зур һәм бәләкәй сәхнәләрдән яңгырый, аларны тыңлыйлар һәм яраталар, шулай ук уңышлы малтабар да, гаилә тормышында да бәхетле. Һәм иҗат җимешләре белән шатландырудан тыш, аеруча мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге дә бар.

Әлшәй районында хәйрия концертын оештыру идеясен аның сәхнәдәш коллегалары, фикердәшләре Ришат Галиханов, Гөлшат Арсланова, Миңненур Сәетова, Гөлназ Биктимерова, Дамир Хәсәнов хуплады. Концерттан җыелган акча Раевка авылының балалар социаль приютына тапшырылачак.

-Кадерле якташлар, әлшәйлеләр! Сезне концертыбызда күрүебезгә шат булачакбыз. Килегез! Яраткан җырларыбызны бергәләп җырларбыз, балаларга бергәләп ярдәм итербез! – ди Зарема Әюпова.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Хәйрия концерты 19 октябрьдә Раевка авылының социаль-мәдәни үзәге сәхнәсендә була. Башлана – 19 сәгатьтә. Билет хакы – 250 сум. Реклама
Читайте нас: