Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 октябрь 2018, 02:00

АЛСУ ЯҢА ИСЕМ АЛГАН

Билгеле җырчы Алсу Сафинага Русиянең атказанган артисты исеме бирелде. Бүләкләү тантанасы Зур театрда үтте.

“Кулымда – рәсми раслаучы документ, – дип язган җырчы Инстаграмда. – Мәдәният министры Мединский “Русия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелү турында таныклык һәм күкрәк билгесен тапшырды. Мине хуплаучыларга, миңа ышаныч белдерүчеләргә тагын бер тапкыр зур рәхмәт. Сез – минем өчен көч һәм илһам чыганагы”.

Алсу тамырлары белән Илеш районының Уяндык авылыннан. Анда җырчының әтисе Рәлиф Сафин туган. Биредә Алсу зур концертлар белән чыгыш ясап тора.


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: