Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 ноябрь 2018, 02:00

Монда һәр бала үзенә шөгыль таба

Октябрьнең иң чагу вакыйгаларының берсе, һичшиксез, Русиядә өстәмә белем бирүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм булды, ул район мәдәният сараенда узды.

Юбилей чарасы илдә өстәмә белем бирү системасының тарихы турында фильм күрсәтүдән башланып китте. Безнең районда бу юнәлештә Пионерлар йорты, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, “Биеклек” үсмерләр клубы эшли.

Башкорт АССРның Министрлар Советы карары нигезендә 1955 елда Пионерлар йорты үз ишекләрен ачты. Эш өч юнәлештә бара: вожатыйларны, пионерлар активын укыту, зур күләмле чаралар оештыру. Тәүгеләрдән булып авиамодельләштерү, зур күләмле чаралар оештыручылар, фототүгәрәк, кул эшләре, мототүгәрәк һәм музыкаль түгәрәкләр эшли башлый.

1968 елда Әлшәй районы халык депутатлары Советы башкарма комитеты утырышында Раевка авылында музыка мәктәбе ачу турында карар кабул ителә. Башта фортепиано һәм халык уен кораллары бүлекләре ачыла. Баян, думбра, фортепиано классларында укыту алып барыла. Ул елларда музыка мәктәбендә укырга теләүчеләр саны күп була, әмма укырга 40 баланы гына кабул итәләр. Бүген монда 800дән артык бала хорда җырларга, халык инструментларында, фортепиано, курай, гитарада уйнарга, хореографиягә, рәсем төшерү сәнгатенә өйрәнә.

Районда балалар спортына зур игътибар бүленә. Сентябрь башында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе ачлыуга 40 ел тулды. Ул елларда мәктәп мәдәният сараенда урнашкан була. Менә 13 ел инде бездә “Лачын” физкультура-савыктыру комплексы эшли. Бүген балаларның бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Яшь спортчылар республика һәм Русия ярышларында уңышлы чыгыш ясап, медальләр һәм бүләкләр яулый.

Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин өстәмә белем бирү үсешенә зур өлеш керткән педагогларга, тренерларга һәм ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Һөнәри осталыклары, фидакарь хезмәтләре, сайлаган эшләренә тугры калганнары өчен алдынгыларга почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук бүләкләү тантанасын абруйлы кунаклар: Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты В. А. Нагорный, Республика туризм һәм экскурсияләр үзәгенең "Балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү" бүлеге мөдире М. М. Гыйльметдинова, Мәгарифне үстерү институтының "Педагогика һәм психология" кафедрасы өлкән укытучысы Т. С. Железная дәвам итте.

Пионерлар йорты педагогы, “Тәгәрмәч” мотоклубы җитәкчесе А. Г. Кайголов - яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлары өчен “Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы” билгесе, Пионерлар йортының балалар хәрәкәте буенча методисты Р. Ф. Низамова һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы А. С. Еникеев БР Мәгариф министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде. Бу көнне бик күп остазлар һәм мәгариф ветераннары исеменә изге теләк сүзләре яңгырады, бүләкләр һәм чагу гөлләмәләр тапшырылды, ә залда утыручылар аларны көчле алкышларга күмде.

Районда өстәмә белем бирүгә нигез салган ветераннар хатирәләре белән уртаклашты. Музыка мәктәбе тарихы турында - аның беренче директоры Н. Х. Рәхмәтуллин, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хакында - Р. М. Сәмирханов, спорт даны музеен оештыручы С. Б. Тазиев, авыр атлетика мәктәбенә нигез салучы Р. Н. Әхмәтов сөйләп үтте. Илебезнең төрле төбәкләреннән үзләренең педагогларын һәм тренерларын котлау өчен өстәмә белем бирү учреждениеләренең элекке укучылары да кайткан иде.

Яшь артистлар да музыкаль котлауларын бүләк итте. Раевка балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, халык уен кораллары балалар оркестры, хореография бүлеге укучылары чыгыш ясады. Сәхнәдән курай моңы да агылды. “Лачын” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катлаулы гимнастик элементлар һәм көрәш буенча күрсәтмә чыгышлары белән чагу шоу күрсәтте.

Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар бик күп яңа ачышлар ясый. Аларның һәр көне төрле чараларга, онытылмаслык тәэссоратларга бай. Педагоглар аларның балачагы күңелле үтсен, тормышына чагу төсләр белән балкысын өчен ал-ял белми тырышып эшли.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Фойеда “Тарих битләрен барлап”, “Туган районга – талантлар һәм уңышлар” исемле чагу күргәзмәләр оештырылган иде, анда һәркем районның спорт даны, Пионерлар йорты, балалар сәнгать мәктәбе музейларының бай материаллары белән танышты. Шулай ук монда иҗади осталык дәресләре дә узды.
Читайте нас: