Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 ноябрь 2018, 02:00

“БЕРКАЙЧАН ДА БУЛМАГАН ИНТЕРВЬЮ”

Башкорт әдәбиятының горурлыгы, Башкортстанның халык шагыйре, күренекле драматург һәм прозаик Мостай Кәримнең тууына киләсе елда 100 ел тулуны билгеләячәкбез.

. Чараларның башлангычына бүген Башкорт дәүләт опера театрында старт бирелде. Биредә “Инеш” нәшриятында дөнья күргән “Мостай. Беркайчан да булмаган интервью”(“Мустай. Интервью, которого никогда не было”) дигән китап-альбомны тәкъдим итү кичәсе үтте. Кичәне шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд рәисе Әлфия Кәримова ачты: “Китап чыгару идеясен улым Тимербулат Кәримов бирде. Мостай Кәримне Башкортстанда яхшы хәтерлиләр, ә менә Мәскәүдә милли язучыларны оныта баралар. Бигрәк тә яшьләр. Укучылар Мостай Кәримне шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та белсеннәр иде”, - диде ул.

Китап бүләк форматында эшләнгән һәм шагыйрьнең шәхси архивыннан алынган бик күп фотосурәтләр белән бизәлгән, эчтәлеге дә һәркемгә кызыклы булыр - күренекле язучының көндәлекләре, истәлекләре аша аның бай иҗат һәм тормыш юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алырга була.

Китапның презентациясендә шулай ук “Инеш” нәшриятының баш мөхәррире Алексей Фенин, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.

Кичә барышында Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артистлары әдипнең шигырьләрен һәм китапка кергән проза әсәрләреннән өзекләр укыды.

Елена Фатыйхова.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: