Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2018, 02:00

Чәчкә ат, туган Башкортстаным!

Районда үзешчән сәнгать коллективларының смотр-конкурсы башланды.

Республикабызның 100 еллыгына багышланган эстафета район авыл биләмәләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында үткәрелә. Аның максаты - талантлы башкаручыларны ачыклау гына түгел, коллективлар арасындагы элекке мәдәни һәм эшлекле бәйләнешләрне тергезү һәм, әлбәттә, үзешчән иҗатны үстерү.

Зур мәдәни марафонны ачу тантанасында район Советы секретары Шамил Сәлимов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов чыгыш ясап, катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Тантаналы шартларда смотр-конкурс эмблемасы сәхнә түренә куелды.

Иң яхшы номерлары белән сәхнәгә бер-бер артлы Казанка, Трунтаиш һәм Ташлы авыл биләмәләре үзешчән сәнгать осталары күтәрелде. Алар – Казанка, Акколай, Фән, Трунтаиш һәм Ташлы авылларының фольклор, вокаль һәм бию коллективлары. Украин һәм рус, татар һәм башкорт җырлары, биюләре, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары һәм өлкәннәр генә түгел, балалар да катнашкан театрлаштырылган тамашалар чын мәгънәсендә кичәнең йөзек кашы булды. Яшь эстрада йолдызы, авылдашлары – трунтаишлыларны хуплап чарага килгән Эльвира Мохтарованың чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте.

Мәдәният сарае фойесында оештырылган декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе дә бәйгедә катнашучыларның күпкырлы талантын һәм милли үзенчәлекләрне чагылдырды.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

21 ноябрьдә 14 сәгатьтә мәдәният сарае сәхнәсендә Түбән Әүрез һәм Мәндән авыл биләмәләре артистлары чыгыш ясый. 22сендә – Аксен һәм Воздвиженка, 29 ноябрьдә Гәйнәямак һәм Никифар авыл Советлары артистлары сәхнәгә чыгачак. Башлана - 19 сәгатьтә.
Читайте нас: