Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 ноябрь 2018, 02:00

ӨЗЕЛГӘН ГАСТРОЛЬЛӘРНЕ ЯШЬ БУЫН ДӘВАМ ИТӘ!

· Республикабыз башкаласында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үтте. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль конкурсы 2-3 елга бер үткәрелә. Шушы көннәрдә җыр бәйрәменең тантаналы гала-концерты катнашучылар белән кунакларның барысын бергә “Башкортостан” дәүләт концерт залына җыйды.

Бу җыр фестивале менә инде 15 ел буена Русиянең бик күп төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә булып, татарны җыр-моң тирәсендә туплый, милли мәдәниятләр үсешенә һәм милләтара һәм төбәкара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә зур өлеш кертә.

• Ике зур датага багышлануы быелгы фестивальнең үзенчәлеге булып тора. Беренчесе — бөтен гомерен татар җыр сәнгатен үстерүгә биргән бөек җырчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына — 110 ел, икенчесе — 2019 елда фестиваль 15 еллыгын билгеләячәк.

• Бу еллар эчендә фестиваль күпсанлы талантлар ачты һәм яшьләргә сәнгать дөньясына кереп китәргә зур мөмкинлекләр бирде. Фестиваль горурлыгы булган Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Ришат Төхвәтуллин, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов кебек җырчыларыбыз чыгышын тамашачы һәрдаим кайнар алкышларга күмә. Татар җырын югары сәнгать дәрәҗәсендә башкаручы яшь алмаш үстерү эшен фестиваль дәвам итә.

• Быелгы концертта да буыннар бәйләнешен саклау традициясенә тугры калып, сәхнә түрен өлкән буын вәкилләре белән яшьләр бергә бизәде. Энәдән-җепкә кадәр уйланылган эчтәлекле сценарий, сәхнә бизәлеше, җырчыларның “Казан нуры” оркестрына кушылып “тере” тавышка җырлавы, гомумән, җыр сәнгатебезнең энҗе-мәрҗәннәргә тиң әсәрләре яңгыравы залда рухи күтәренкелек тудырды.

• Башкорт халкының озын көйләре дә Рәшит Ваһапов репертуарында даими урын ала торган булган. Бу турыда фестивальнең җитәкчесе Рифат Фәттахов та җиткерде:

• — Рәшит Ваһапов иҗатында Башкортстанның музыкаль мәдәнияте, башкорт халык җырлары аерым урын алып торган. Аның Татарстаннан читтә иң беренче гастрольләре 1946 елда нәкъ Уфада булган. Ягъни зур сәнгать дөньясына юлны Уфадан башлаган. Ул операциядән соң да гастрольгә Уфага килергә тиеш булган. Тик концертлар булмый калган. Ул безнең арадан бик иртә мәңгелеккә киткән. Шулай итеп, Рәшит Ваһаповның өзелгән гастрольләре, җырланмаган җырлары калган. Бүгенге бәйрәмебезне аның өзелгән җырларының дәвамы буларак та кабул итсәгез иде.

• — Бу фестиваль сәнгатебез, милләтебез өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул тәрбияли. Монда безнең яшьләребезнең асылы — чын сәнгатькә талпынганнары, моңлылары, көчле тавышлылары җыела. Бары тик Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль генә яшьләребезне югары сәнгать белән тәрбияли. Фестиваль елдан-ел киңрәк колач ала. Аның озын гомерле булуына иманым камил, — диде Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева.

• — Шушы фестивальнең булуы бик сөенечле хәл. Халык җырларын, классик әсәрләрне саклау һәм пропагандалауга аның керткән өлеше бик зур. Бүгенге көндә, шәхсән минем өчен, Ваһапов фестивале рәхәтләнеп җырлый торган бердәнбер фестиваль, дип әйтсәм, арттыру булмас. Фестивальнең үз тамашачысы булуы да шатландыра. Халкыбызның җәүһәрләрен яраткан, хәтерләгән, хөрмәт иткән тамашачы булу — ул зур сөенеч, — диде Русиянең “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев.

• “Ваһапов фестивале синең тормышыңда нинди роль уйнады?” — дигән сорауга яшь җырчы Азат Абитов болай җавап бирде:

• — Хәлиткеч, дип әйтсәң дә була. Чөнки анда катнашканда музыкаль белемем юк иде. Мин үзешчән артист буларак җырладым. Ә менә фестиваль лауреаты булгач, укырга кердем. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиевада белем алам. Ваһапов фестивалендә зур уңышка ирешеп, Рифат абый хезмәттәшлек тәкъдим иткәч, үземдә ышаныч тойдым.

• Былтыр фестивальнең Гран-приен алган Ранис Габбазов бу зур бүләкне аклар өчен бик тырышырга кирәклеген әйтте:

• — Концертларда иң авыр, иң затлы җырларны башкарабыз. Бу минем өчен зур җаваплылык һәм горурлык.

• Илһам Шакиров сүзләре белән әйтсәк, Рәшит Ваһаповның һәр җыры — югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре. Аның җырлары бүген дә сәхнәләрдә яңгырый, исеме халык хәтерендә саклана икән, димәк, аның җырлары да, үзе дә үлемсез. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең дә гомер юлы озын һәм киләчәге якты булсын иде, дигән теләктә калабыз!

• Зөһрә ГАЛИЕВА.



“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: