Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 декабрь 2018, 02:00

Сәхнәдә - театр сәнгате осталары

Районда тантаналы рәвештә театр елы ачылды

Районда тантаналы рәвештә театр елы ачылды


Русиядә киләсе ел театр сәнгатенә өстенлек биреләчәк. Хәбәр итүебезчә, Президент Владимир Путин указы белән 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.


Елга бик мөһим бурычлар куела – халык, аеруча яшьләр арасында театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен популярлаштыру, Ватаныбызның театр традицияләрен һәм казанышларын саклау, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм, ниһаять, театрны көндәлек тормышыбызга кертү.

Илебезнең барлык шәһәр һәм авылларында бер үк көнне Театр елына старт бирелде. Бу иҗади акциягә безнең район да кушылды. Мәдәният йорты сәхнәсендә елны тантаналы ачу театр сәнгатенең чагу бәйрәме булды. Никифар авыл мәдәният йорты “Хозур” халык театр коллективы куйган Фоат Садрыевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясе дә шушы истәлекле датага багышланды. Аны сәхнәгә режиссер, авыл мәдәният йорты мөдире Айсылу Шәйхетдинова чыгарды.

-Без тиздән Гаилә елына багышланган чараларга бай 2018 елны озатачакбыз. Алда безне Театр елы көтә, ул мәдәниятне үстерүгә тагын да бер җитди этәргеч булыр, дип ышанам, - диде район хакимияте башлыгы урынбасары Закун Әхмәтов, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп.

Кичәдә тантаналы шартларда киләсе елның рәсми эмблемасы да күрсәтелде. Мәдәният бүлегендә әйтүләренчә, районның һәр клуб учреждениесендә театр коллективлары эшли. Аларның икесе – Раевка авылы социаль-мәдәни үзәгенең “Тамаша” (җитәкчесе Земфира Ситдыйкова) һәм Никифар авыл мәдәният йортының “Хозур” театр коллективлары (Айсылу Шәйхетдинова) халык театры исемен йөртә.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: