Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 декабрь 2018, 02:00

Хыяллар тормышка аша

Безнең һәрберебез, өлкән кешеме яки баламы, Яңа ел бәйрәмнәрендә гадәти булмаган могҗиза, тылсымлылык һәм хыялларының тормышка ашуын көтә.

Безнең һәрберебез, өлкән кешеме яки баламы, Яңа ел бәйрәмнәрендә гадәти булмаган могҗиза, тылсымлылык һәм хыялларының тормышка ашуын көтә. Ә менә Әлшәйнең җиде укучысының хыялы тормышка ашты, дип ышаныч белән әйтергә була. Аларга республиканың төп чыршысына бару бәхете тиде.

Башкортстанның төрле почмакларыннан 800гә якын уку алдынгысы, олимпиада, конкурслар һәм спорт ярышларында җиңүчеләр белён беррәттән М. Буранголов исемендәге башкорт лицее укучылары Камилла Габделманова һәм Илназ Сәлимов, Раевка 4нче урта мәктәбеннән Виктория Пищулина һәм Кырым мәктәбеннән Гөлнур Ермеева, Трунтаиштан Назгөл Галиуллина, Кармыш мәктәбеннән Җәмилә Галимова һәм Шафраннан Мария Кутьенкова Уфага Кыш бабай белән очрашуга чакыру алды.

-“Башкортстан” дәүләт концерт залында балалар Кыш бабай һәм Карсылу, башка әкият геройлары белән әйлән-бәйлән уйнады, биеде, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, күңелле уеннар уйнады, фотога төште һәм республика телеканалларына зур теләк белән интервью бирде, - ди мәгариф бүлеге педагог-оештыручысы Лиана Афризонова. – Яшь тамашачыларны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова сәламләде, ул Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җылы теләкләрен җиткерде.

Ә арытабан нидер күрми калудан курыккандай, тын калып, барысы да соклангыч шоу – “Киресенчә Яңа ел “ музыкаль тамашасын карады, һәркем әкият геройлары белән бергә маҗаралы вакыйгалар уртасында кайнады.

Балаларның хәтерендә мәңге калачак шушы матур чара истәлеге итеп, чыршы бәйрәмендә катнашучыларга оештыручылар йомшак уенчыклар, Зәйнәб Биишеваның “Дус булыйк” китабын һәм татлы бүләкләр тапшырды.

Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: