Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 март 2019, 02:00

“Чәчкә ат, туган Башкортстаным!”

Предприятиеләр, оешмалар һәм авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать осталары арасында республиканың 100 еллыгына багышланган район смотр-конкурсы гала-концерт белән тәмамланачак.

Предприятиеләр, оешмалар һәм авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать осталары арасында республиканың 100 еллыгына багышланган район смотр-конкурсы гала-концерт белән тәмамланачак.

Үзешчән халык иҗатының иң яхшы традицияләрен саклап калу һәм арытабан үстерү максатында үткәрелгән бу зур юбилей фестивале мәдәният эстафетасы рәвешендә оештырылды һәм 300дән артык катнашучыны берләштерде.
Берничә ай дәвамында мәдәният сарае сәхнәсенә районның фольклор коллективлары, биючеләр, вокалчылар, шигырь сөйләүчеләр һәм музыкантлар күтәрелде, халык иҗаты энҗеләре үз таланты белән балкып, башкорт, татар, рус, чуваш фольклор йолалары, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм уеннар күрсәтте. Кыскасы, фестиваль, чын мәгънәсендә, халык мәдәнияте чагылышы булды.

-Барлык чыгышлар да чагу һәм истә калырлык иде. Бигрәк тә Казанка, Трунтаиш, Кармыш, Чебенле, Никифар, Гәйнәямак, Кыпчак-Аскар, Шафран, Нигъмәтулла, Кызыл, Әбдрәшит, Ибрай авыл биләмәләре коллективларын билгеләп үтәсе килә. Алар үзешчән сәнгатьнең барлык жанрларын күрсәтергә тырышты, катнашучыларның күп булуы, матур сәхнә киемнәре белән аерылып торды, алар үз авылларының бик күп сәләтле кешеләрен чарага җәлеп итә алган, - ди жюри рәисе Тәнзилә Зарипова.

Танылган фольклор, вокаль ансамбльләр белән беррәттән сәхнәгә инструменталь коллективлар да чыкты. Кыпчак-Аскардан балаларның кубызчылар ансамблен, Чурайдан халык музыка кораллары һәм чәчәннәр ансамблен, Трунтаиш һәм Балгаҗы авыллары гармунчыларын, Яңавыл мәдәният йорты инструменталь коллективын, талантлы музыкантлар – курайчылар Венер Сәйфетдинов (Гәйнәямак авылы), Алик Хәбибуллин (Идрис авылы), Илдар Садыйков (Зеленый Клин), флейтачы Чыңгыз Идрисов (Аксен) һәм кубызчы Светлана Сәетованың (Идрис авылы) чыгышларын күрүе аеруча куанычлы булды. Түбән Әүрездән иң өлкән катнашучы, 87 яшьлек тальянчы Шакир абый Хәйруллинның чыгышы барысының да күңеленә хуш килде.

Балалар һәм гаилә дуэтлары, Чебенле, Кармыш, Аксен, Әбдрәшит, Кыпчак-Аскар һәм Яңавыл мәдәният учаклары биючеләренең чыгышлары фестивальгә ямь өстәде.

“Чәчкә ат, туган Башкортстаным!” яңа исемнәр, яңа талантлар ачты һәм районның әйдәүче иҗади коллективлары маһирлыгын янә исбатлады. Ә иң яхшы чыгышларны тамашачылар гала-концертта күрә алачак, ул мәдәни эстафетаның йомгаклау этабы булачак.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Акколайлыларның “Төйлән” коллективы сәхнәгә чыгарган “Башкорт паласы”, Чебенле артистларының “Күчтәнәч чәе” һәм нигъмәтуллалыларның “Каз өмәсе” тамашалары смотр-конкурсның онытылмас мизгелләре булды. Никифар авылының үзешчән сәнгать осталары “Туй йоласы”н (рәсемдә) күрсәтте.

“Чәчкә ат, туган Башкортстаным!” смотр-конкурсының гала-концерты 22 мартта район мәдәният сараенда узачак.

Башлана - 15 сәгатьтә. Керү - ирекле.
Читайте нас: