Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 апрель 2019, 02:00

“Дим энҗеләре” – Бишбүләк сәхнәсендә

Галим-фольклорчы Әхмәт Сөләйманов истәлегенә багышланган “Тылсымлы моңнар” башкорт фольклор коллективларының республика фестивалендә Чебенле мәдәният йорты коллективы лауреат дипломына лаек булды.

Галим-фольклорчы Әхмәт Сөләйманов истәлегенә багышланган “Тылсымлы моңнар” башкорт фольклор коллективларының республика фестивалендә Чебенле мәдәният йорты коллективы лауреат дипломына лаек булды.
Бишбүләк сәхнәсендә иң көчле коллективлар төрле фольклор жанрларын: әйтеш, җыр, бию, музыка кораллары, халык гореф-гадәтләре, милли уеннар тәкъдим итте. Чебенле мәдәният йортының “Дим энҗеләре” башкорт фольклор коллективы (җитәкчесе Элиза Нәгыймова) халык җырлары, такмаклар, уеннар, мамык шәл бәйләүне күрсәтеп, II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Фестивальдә катнашучылар шунда ук оештырылган халык иҗаты күргәзмәсен карады һәм осталарыбыз – Бәләкәй Акколайдан Зәкирә Воронцова һәм Кыпчак-Аскардан Минзилә Муллаголованың башкорт паласлары белән сокланды.
Фәнүзә Суфиянова.
Читайте нас: