Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 апрель 2019, 02:00

Останың осталык дәресе

Гәйнәямак авылы мәдәният йортында кул эшләре остасы Гөлнәзирә Буранголованың күргәзмәсе ачылды, ул республиканың 100 еллыгына багышланды.

Гәйнәямак авылы мәдәният йортында кул эшләре остасы Гөлнәзирә Буранголованың күргәзмәсе ачылды, ул республиканың 100 еллыгына багышланды.



Күргәзмә искиткеч матур, төрле жанрларда эшләнгән рәсемнәр, аппликацияләр, йомшак уенчыклар һәм бәйләнгән әйберләрнең күптөрлелеге белән таң калдыра.

Күргәзмәгә килүчеләр оста куллы авылдашларының эшләрен сокланып карады, шушында ук үткәрелгән осталык дәресләрендә катнашты. Аларның беренчесе кечкенә ыргак – чәнечке белән гадәти булмаган бәйләү алымына багышланды.

Осталык дәресендә катнашучылар яңа кул эше алымына өйрәнеп кенә калмады, бәйләнгән әйберләрне киеп тә карады. Ә иң гаҗәпләндергәне шул булды, бу дәрестә аның каенанасы да катнашты. Зәмия апага 82 яшь, әмма олы яшьтә булуына карамастан, ул күзлексез ыргак белән бәйли!


Зөлфирә Ганиева,

Гәйнәямак авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе.
Читайте нас: