Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 Май 2019, 02:00

ИҢ МАТУР ПАРЛАР МАЙДА ОЧРАШКАН!

Әнвәр Нургалиевның инстаграм челтәрендәге @anvar_nurgaliev битеннән:

Әнвәр Нургалиевның инстаграм челтәрендәге @anvar_nurgaliev

битеннән:


"Диләфрүз" гәзитенең @dilyafruz_journal 2013 елның июнь саныннан:

- Аллаһы тарафыннан бер-берегез өчен яратылганыгызны кайчан аңладыгыз?

Әнвәр:

- Беренче секундтан ук... Мин Ирина белән танышканда, дустым белән идем. Соңыннан аңардан: «Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшарлармы?» - дип сорап куйдым. Шул мизгелдә үк нәкъ шушы кызның туачак балаларымның анасы икәнен аңладым.

- Шулай итеп, озакка сузмый туй уздырырга уйлагансыздыр.

Ирина:

- Юк, киресенчә, без 5 ел очрашып йөрдек. Әти-әнием белән Әнвәрне бер айдан соң таныштырдым. Дуслар туйга чакырды да бергәләп Борайга кайттык. Егетем әниемә гөлчәчәк алган иде. Эссе көн булу сәбәпле, кайтып җиткәнче, ул чәчәк шиңеп бетте. Әнвәрнең яхшы кеше икәнен шунда ук аңлап торсалар да, ризалыкларын бирергә ашыкмадылар. Әти-әнием бик таләпчән кешеләр. Мин югары уку йортын тәмамлагач кына өйләнешергә рөхсәт иттеләр.

-Апа-сеңелләрен, абый-энекәшләрен, ир һәм хатыннарын ияртеп, сәхнәгә күтәрелгән җырчылар күп хәзер. Ирина ханым, Сез дә бу теләк белән янмыйсызмы?

- Ю-юк! Ун ел буе бию түгәрәгенә йөрдем, кечкенә чакта киләчәктә биюче булырмын дигән уйлар бар иде, ә җыр дөньясы минем өчен түгел.

Әнвәр:

- Сәхнәдә бергә җырлап йөрмәсәк тә, тормышта гына түгел, эшемдә дә Ирина - миңа таяныч.

Зоя СОЛОШИНА
Читайте нас: