Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 июнь 2019, 02:00

Сәхнәдә – “Башмагым”

Районда театр коллективларының фестиваль - конкурсы уза.

Районда театр коллективларының фестиваль - конкурсы уза.
Театр сәнгатен сөючеләрне берләштергән иҗади марафон ел башында ук старт алды. “Театр дулкыны” кысаларында һәр үзешчән коллектив, ә алар районыбызда 41, үз постановкасын тамашачылар хөкеменә тәкъдим итәргә тиеш. Күп кенә клуб учржедениеләрендә үзешчән артистлар авылдашларын кызыклы тамашалар белән куандырды да инде.
-Әйе, театр коллективларының күбесе үз эшен күрсәтте дә инде, -ди халык театры режиссеры Земфира Ситдыйкова. – Постановклар темасы киң булды. Алар арасында драмалар, комедиялар, балалар өчен әкиятләр булды, хәрби жанр да читтә калмады. Аеруча Кармыш, Ташлы һәм Кыпчак-Аскар авыл мәдәният йортлары коллективларын билгеләп үтәсе килә, алар күрсәткән спектакльләр бик чагу һәм бай эчтәлекле булды.
Шушы көннәрдә район мәдәният сарае сәхнәсендә спектакль премьерасы булды – Кыпчак-Аскар артистлары Х. Ибраһимовның “Башмагым” әсәрен сәхнәгә куйды. Бу иҗади коллектив үз тамашачысын күп еллар инде матур чыгышлары белән куандыра һәм елдан-ел талантлы үзешчән актерлар белән тулылана.
-Мин бу колектив белән 1988 елдан бирле эшлим. 29 ел элек авылыбызга республиканың атказанган артисты, киң билгеле якташыбыз Гата Арыслан улы Арыслановның тормыш иптәше Зәкия Шәйдулла кызы килде. Шул елны ул Кыпчак-Аскар артистлары белән Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. Аны тамашачылар да, актерлар үзләре әле булса хәтерли. Шуңа да Театр елында данлыклы актерлар гаиләсе хөрмәтенә без шушы постановканы күрсәтергә карар иттек, - ди коллектив җитәкчесе Гөлгенә Татлыбаева.
Пьесаның сюжеты алтын җепләр белән чигелгән башмакларның югалуына бәйле корылган. Борынгы тәртипләрне мыскыллап көлгән комедиядә 20 гасыр башында яшәгән татар сәүдәгәрләренең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре чагылдырыла. Әмма пьесада күтәрелгән проблемалар безнең көннәрдә дә көнүзәк булып кала.
Тамашачылар фикеренчә, спектакль бер тында каралды. Артистлар үз рольләрен чагу һәм хисләнеп башкарды. Гөлгенә Татлыбаева, Гөлназ Зәйдуллина, Фәнис Әхмәдиев, Ләйсән Гыймалетдинова, Гөлнәзирә Галимуллина, Рәсүл Исламов, Фирдәвес Кәримова, Хәлил Низамов һәм Роза Зарипова тормыштагы хәлләрне, характерларны, үзара мөнәсәбәтләрне бик оста күрсәтте. Сәхнәнең бизәлеше дә хәл-вакыйгаларга тулысынча туры килде, тавыш режиссеры Фәнзилә Әхмәтова музыканы да, актерлар өчен киемнәрне дә бик уңышлы сайлаган.
Ә без, тамашачылар, “Театр дулкыны”ннан яңа чагу тамашалар көтеп калабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Кыпчак-Аскар артистлары.
Читайте нас: