Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 июль 2019, 02:00

“Хәерле иртә, илем!”

Балалар китапханәсендә Салават Көсәпколовның шигъри җыентыгы презентациясе үтте

Балалар китапханәсендә Салават Көсәпколовның шигъри җыентыгы презентациясе үтте
Якташ шагыйребез белән очрашуга балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең җәйге лагерендә ял итүчеләр килде. Балалар Салават Гали улының иҗаты белән бер ел элек танышкан иде инде. Аның бай эчтәлекле шигырьләре барсына да ошады, балалар китапханәсе шагыйрьнең шигырьләренә рәсемнәр төшерүгә бәйге игълан итте. Конкурста 47 укучы катнашты, аларның рәсемнәре автор әсәрләрен бар тулылыгында күрсәтте. Аеруча “Тыңлаусыз туп”, “Кышны мин бик яратам!”, “Безнең мәче баласы”, “Өйдә чебен” һәм башка шигырьләре балаларның күңеленә һуш килде.

Салават Гали улы – күпкырлы сәләтле кеше, тумышы белән ул Бишбүләк районыннан. 24 ел Раевка шикәр заводында хезмәт салган, аңа кадәр төрле урыннарда эшләгән. Ул шигырьләр генә язып калмый, кайберләрен көйгә салып, гармунда үзе уйнап җырлый да. Шагыйрь үзешчән сәнгатьтә, төрле спорт чараларында актив катнаша. Өлкәнннәр дә аның иҗаты белән яхшы таныш һәм әсәрләрен бик теләп укый. Аның шигырьләре күп тапкыр район гәзитендә, республика басмаларында дөнья күрде. Шагыйрьнең әсәрләре районда басылып чыккан “Дим моңнары” шигъри альманахка да кергән.

Балаларга багышланган шигырьләр язу өчен кеше үзе бала күңелле булып калырга, аларны аңлый белергә тиеш. Аның әсәрләре шаян һәм шул ук вакытта җитди дә, Ватаныбыз белән горурланырга, кешелекле, намуслы булырга чакыра. Аларда ихласлык чагыла, туган йортны, туганнарны, дусларны яратырга, татулыкның кадерен белергә, кешене хөрмәт итәргә, сәламәтлекне сакларга, туган як табигатенең матурлыгын күрергә өнди. Бәлки шуңадыр да аның иҗат җимешләре һәркемнең күңеленә үтеп керә.

Безнең бу җыентык – зур бер коллективның хезмәте, авторның, китапханәчеләр һәм балаларның уртак иҗаты, аңа рус һәм башкорт телләрендә әсәрләр керде.

Чарада балалар белән бергәләп электрон җыентык битләрен “барладык”. Презентациядә шагыйрьнең иҗатына гашыйк яшь китап укучылар Арина Еске, Юля һәм Руслан Муллаголовлар, Антон һәм Анна Малыйлар, Динара Кусаева катнашты. Алар авторның кайбер әсәрләрен матур итеп укып ишеттерде. Кармыш авыл китапханәсе китапханәчесе Мәрзия Абдрахманованың башкорт телендә сөйләгән “Мең яшә, Башкортстан!” шигыре дә барысының да күңеленә һуш килде.

Салават Гали улы рәсемнәре өчен Алтынай Әгълиуллинага, Ангелина Ивановага (Кармыш китапханәсе), Арина Ескега (балалар китапханәсе) бүләкләр тапшырды. Без авторга җыентыкның басма вариантын бүләк иттек, ә конкурста һәм аны әзерләүдә катнашкан китапханәләр һәм мәктәпләр аның электрон вариантын алачак.

Салават Гали улына киләчәктә дә иҗади уңышлар, уй-хыялларының тормышка ашуын, илһам чишмәсенең беркайчан да саекмавын телибез.

Ольга БУЛАТОВА,

балалар китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: