Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 август 2019, 02:00

Уйнап–көлеп җәй белән хушлаштылар

Район үзәгендә “Фолк-драйв” яшьләр акциясе бик күңелле узды

Район үзәгендә “Фолк-драйв” яшьләр акциясе бик күңелле узды


Бу чагу мәдәни-ял итү чарасы CIOFF VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында үткәрелде, анда яшь буын республикада яшәгән халыкларның традицияләре һәм мәдәнияте белән танышты.


Бәйрәмне Светлана Шведун җитәкчелегендәге музыкантлар ансамбле ачты.”Бизәкләр” үрнәкле бию ансамбле бик оста итеп рус, башкорт, татар, испан, үзбәк, мордва халык биюләрен башкарды. Хореография сәнгатенә балаларны Рима Усманова өйрәтә.

Бу көнне сәхнәдән курай, гармун һәм баян моңнары агылды, “Забава” рус җыры, “Пеляш” чуваш, “Чаровницы” украин ансамльләре, “Замана” фольклор төркеме башкаруында халык җырлары яңгырады.

Төрле уеннар да уйнадылар. Элекке заманнарда кызлар “Ляльник” тип аталган матур бәйрәм үткәрер булган. Бу чарада аның өзекләрен күрсәттеләр, ромашкалардан такыя үрделәр, җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Озын толымлы сылукайны да сайладылар. 99 сантиметр чәч толымы белән башкорт лицее укучысы Розалина җиңүче булды. Аның сеңелесе Азалиянең чәче аз гына кыскарак. Алар бәйрәмгә картәтиләре Айрат Шакир улы Ногыманов белән килгән. Әлшәй йолдызларының җырлары язылган дискны бүләк иткәч, кызлар бик шатланды.

Дәртле халык флешмобын – Альбина Газизуллина, спорт күнекмәләрен Фидания Бакирова һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчылары үткәрде. Район мәдәният сарае артистлары Татьяна Жуковская, Наилә Шәрипова һәм Алиса Галимованың чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

Төрле мәйданчыкларда осталык дәресләре эшләде. Аларда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты. Пионерлар йорты педагоглары сыбызгы, киездән бөтиләр ясарга өйрәтте. “Агинәйләр” клубы әгъзалары яшьләрне башкорт халык гореф-гадәтләре белән таныштырды. Остабикәләр халык уен кораллары сорнай, кубыз, халык уеннары, күкрәкчәләр ясау турында сөйләде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Наил Садыйков һәм лицейның Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы фәне укытучысы Зөфәр Гәрәев балаларга милли уен коралы - курай ясап күрсәтте. Далада үскән көпшәдән шундый гаҗәеп моңлы тавышлы инструмент ясавы җиңел түгел икән. Фолк-драйвта шулай ук такмаклар конкурсы, осталык дәресләре үтте. Иң көчлеләр һәм кыюлар үзләрен гер спортында сынап карады. Спорт мастеры Алмаз Еникеев милли көрәш буенча чыгышлар күрсәтте.

Аннары сәхнәдә район үзәгенең талантлы яшьләре биеде. Бәйрәм ахырында паркта ачык һавада “Кавказская пленница” (яңа версиясе) фильмы күрсәтелде. Соңыннан, җылы җәй көннәрен хәтерләтеп, төнге һавага чагу фейерверк аттырылды.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: