Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 октябрь 2019, 02:00

“Безнең өйнең яме” экраннан күңелләрне ямьли

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Сестренка” фильмының премьерасы узды

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Сестренка” фильмының премьерасы узды


Фильмны Белорет районының Яңа Хәсән авылында Русиянең танылган актеры һәм режиссеры Александр Галибин төшергән. Ул Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча эшләнгән. Фильмны куючы рәссам Вячеслав Виданов җитәкчелегендәге проект өчен декораторлар 1940 нчы еллардагы йортларның төгәл күчермәләрен төзегән. Тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен повестька кайбер өстәмә эпизодлар да өстәлә, сценарий авторы – Айдар Акманов. Фильмның операторы танылган Михаил Агранович булса, музыканы Илья Духовный язган.


22 сентябрьдә “Баш­кортостан” дәүләт концерт залында үткән премьераны Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров та карады. Ул бу фильм­ны караганнан соң, Башкортстан Хө­күмәтендә узган оператив ки­ңәш­мәдә болай диде: “Мин сезгә “Сестренка” киносына барырга киңәш итәм. Фильм яхшы. Бу кино безнең республика, безнең үзебез турында. Республика турында мондый күп һәм матур сүзләр күптән әйтелмәде һәм күрсәтелмәде. Тарихыбызга, табигатебезгә, кешеләргә карата чиксез мәхәббәт белән төшерелгән фильмны барысына да карарга киңәш итәм”.



Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы, ша­гыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов әйтүенчә, бу гаҗәеп фильм. “Монда Мостай Кә­рим­нең әдәби материалына сакчыл караш сакланган. Экран аша Башкортстанга карата зур мәхәббәт уяна, ул йөрәккә үтеп керә. Бу фильм­ның Мостай Кәримнең 100 еллыгында чыгуы кино теле аша бала­ларның, уку­чы­ларның аның иҗатына игътибарын тагы да арттырыр дип өметләнәм”, – диде ул.

– Без искиткеч урында яхшы кешеләр белән эшлә­дек. Сезнең якларда эшләү – зур бәхет. Мостай Кәрим – ул халыкның җаны, шуңа күрә бу безгә зур җаваплылык йөк­ләде. Бүгенге көн минем тормышымда иң дулкынландыргыч көн­нәрнең берсе – урыс кешесе башкорт халкы, тамырлары белән аның мәдә­ниятенә тирән үтеп кергән тарихы турында картина тө­шерде. Фильм башкорт те­лендә бара. Экранда төп телнең урыс теленә караганда көчлерәк ишетелүен теләдек һәм без моңа ирештек, дип уйлыйм. Мин сезнең республикага, биредә эш­ләүче кеше­ләргә гашыйк, – диде Александр Галибин үзенең чыгышында.

Фильмда төп рольләрне 7 яшьлек Арслан Крымчурин (Җәмил) һәм 9 яшьлек Марта Тимофеева (Оксана) оста уйнады. Арслан өчен бу дебют булса, яшь актриса инде чын йолдыз. Марта Тимофее­ваның кино һәм сериалларда 40тан артык эше бар. “Сестренка” киносында уйнау өчен Марта башкорт телен өй­рәнгән.

– Башкорт теле катлаулы, әмма бик матур. Миңа, гомумән, Башкортстан бик охшады. Без Арслан белән дуслашырга өлгердек. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, хат алышабыз һәм телефон аша аралашабыз, – диде Марта Тимофеева.

– Минем өчен иң катлаулы һәм хәтердә калган эпизод­ларның берсе – ул йөзә бел­мичә, Инҗәр елгасының салкын суына чумуым. Моның өчен биш дубль уйнарга туры килде. Кышын төшерелгән күре­нештән, хулиганнарның мине коймага элүләре хә­тердә нык калды, – дип уртаклашты үзенең тәэссорат­лары белән Арслан Крымчурин.

Яшь актер әйтүенчә, “Сестренка” фильмы аның актерлык карьерасының башы гына.

Бу фильм башкорт, украин һәм урыс телләрендә төше­релгән. Фильмда Илгизә Гыйльманова, Виталий Салий, Рәвис Заһитов, Тимур Гарипов, Руслан һәм Гөлназ Хәй­сәровлар, Сәгыйдулла Байегетов, Ирада Кадыйрова, Йосыф һәм Фәнис Рәхмә­товлар, “Рейд” хәрби-тарихи клубы әгъзалары һәм башкалар катнашкан.

“Сестренка” хәрби драмасы Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Кинотасманы прокатка алу белән “Walt Disney” компаниясе шөгыльләнә. Картина 19 сен­тябрьдә киң прокатка чыкты. Фильм прокатта бер ай барачак. Мостай Кәримнең туган кө­нендә Русия “Культура” каналында эфирга чыгачак.


Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: