Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 октябрь 2019, 02:00

Театр елы штандарты – безнең районда

Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында һәвәскәр театрларның Театр елына багышланган республика фестивале дәвам итә.

Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында һәвәскәр театрларның Театр елына багышланган республика фестивале дәвам итә.


Бер районнан икенчесенә Театр елы эмблемасын тапшыру марафоны күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашлыгында үтә һәм анда иң яхшы спектакльләр күрсәтелә. Менә театр символы безнең районга да килеп җитте.


Дөресрәге, аны “Тамаша” башкорт халык театрының һәвәскәр артистлары Благовещен районыннан алып кайтты. Шуны әйтергә кирәк, безнең актерлар күршеләргә буш кул белән бармады. Иске Илек авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Тамаша” халык театры шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” пьесасын күрсәтте.


-Пьесаның исеме үк бу драманың мәхәббәт турында булуын сөйли. Анда сугыш еллары белән сыналган тугрылык, югалтулар, аерылу сагышлары чагылдырыла. Безнең актерлар үзләре тудырган образлар аша драматик конфликтны, характерлар капма-каршылыгын оста күрсәтә алды. Спектакльне благовещелылар җылы кабул итте, - ди халык театры режиссеры Земфира Ситдыйкова.


Бу тетрәндергеч вакыйга сугыштан соңгы елларда бара. Минага эләгеп, Мәгъдан ике аяксыз кала. Ул хатынына йөк булмас өчен туган йортына әйләнеп кайтмаска карар итә. Җиңүдән соң ике ел үткәч, Мәгъданның соңгы сәламен тапшыру өчен аның фронтташ дусты авылга Дилбәр янына килә. Әмма хатын иренең һәлак булуына ышанмый һәм аны көтүен дәвам итә. Мәгъданны күрше шәһәрдә табалар, ләкин ул сөйгәне кире кабул итмәс дип уйлап, янә югала...


Рольләрне Илһам Фазылов, Тәнзилә Зарипова, Айгөл Нуриәхмәтова, Эдуард Фәсхетдинов һәм Инзел Шәгалиев башкарды. Театр сәнгатенә сөю нинди яшьтә һәм кем булуына карамастан төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Ә Театр елы штандарты, безнең районда булганнан соң, арытабан дәүләкәнлеләргә тапшырылды. Алар Туфан Миңнуллинның “Алты кызга дүрт кияү” лирик комедиясен күчтәнәчкә алып килгән иде. Спектакль район мәдәният сарае сәхнәсендә зур уңыш белән үтте.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: