Тәңкәле милли киемнәрдәге ак яулыклы инәйләргә, аларны конкурсларда, күргәзмәләрдә, концертларда, телевидение тапшыруларында, хәйрия акцияләрендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм халык җыеннарында очратырга була, карап сокланмау мөмкин түгел. Милли кием һәр хатын-кызга да килешә ди халык.
Әйе, безнең тормышыбызга күпме генә көнбатыш яңалыкларын кертергә тырышмасыннар, без халык традицияләрен онытмаска, аларны балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен сакларга тиешбез. Районыбызда бишенче ел эшләп килүче “Агинәй” җәмәгать хәрәкәте дә моңа омтыла, монда актив, талантлы һәм абруйлы хатын-кызларыбыз туплаган. Кичәге педагоглар һәм медицина хезмәткәрләрен, икътисадчылар һәм бухгалтерларны, хат ташучылар һәм малтабарларны, авыл һәм производство эшчәннәрен уртак максат – милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне тергезү, саклау һәм үстерү, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгыту берләштерә.
Бу вакыт эчендә агинәйләр тарафыннан бихисап эшләр эшләнгән. Аларның актив эшчәнлеге, осталыгы ярдәмендә Әлшәйнең төп бренды – башкорт паласының даны күтәрелә, борынгы киез басу кәсебе тергезелә. Милли киемне популярлаштыруга яңа сулыш өрде алар. Мәсәлән, бүген күкрәкчәләрне бик күп Әлшәй кызлары, өстәвенә, башкорт хатын-кызларының гына түгел, яратып тага. Агинәйләр хәйриялек эшчәнлегенә дә зур игътибар бирә: алар еш кына балалар приютына күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән киләләр. Эчкечелеккә каршы көрәшкә дә активистлар үз өлешен керттә. Күп кенә авылларда җәмгыятьнең бу зур проблемаларының берсен хәл итүне нәкъ агинәйләр башлап йөри. Раевка авылыннан Рәмзилә Искәндәрова клуб оештырылганнан бирле аның актив катнашучылары исәбендә. Сугыштан соңгы елларда художество мәктәп – интернатың тәүге чыгарылыш укучыларының берсе (әлеге вакытта К. Дәүләткилдеев исемендәге гимназия), белеме буенча рәссам- оформитель Рәмзилә Искәндәрова егерме сигез ел нефть промыселы диспетчеры булып эшләгән. Әлбәттә, рәссамның күңеле һәрвакыт иҗатка тартылган. Рәмзилә Саян кызы хаклы ялга чыгып, җәмәгать эшләрендә катнаша башлый, яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Бүген бер генә декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе дә аның катнашлыгыннан башка үтми. Агинәйләр Уфада республиканың 100 еллыгына багышлап үткәрелгән “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны кысаларында V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашты һәм районны презентацияләүдә бай экспозиция тәкъдим итте. Башкорт хатын-кызлары өчен сәйлән, төрле ташлар һәм тәңкәләр белән бизәп чигелгән күкрәкчә - останың күп санлы кул эшләре арасында халыкта зур сорау белән файдаланган.
Ләкин иң мөһиме - бүген агинәйләр халык иҗаты серләренә балаларны да өйрәтә. Район мәдәният сараенда клуб осталары мәктәп укучылары өчен этношимбәләр – палас сугу һәм башкорт хатын-кызлары киеме элементларын ясау буенча осталык дәресләре оештырды. Агинәйләр балаларга башкортларның көнкүреше, гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, башкорт милли киеме үзенчәлекләре турында сөйләде, халык җырларын башкарды, мәкалләр һәм әйтемнәр әйтте.
-Әгәр без киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуын теләсәк, моны үзебездән башларга һәм гореф-гадәтләребезне түкми-чәчми балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиешбез, - ди Рәмзилә Саян кызы. Әлшәй агинәйләренең бөтен эшчәнлеге дә, барыннан элек, менә шуңа юнәлтелә.