Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 февраль 2020, 18:00

Аның чыгышын тамашачылар көтеп ала

Мәдәният сараенда талантлы Әлшәй җырчысы - Татьяна Жуковскаяның чагу концерты узды.

Мәдәният сараенда талантлы Әлшәй җырчысы - Татьяна Жуковскаяның чагу концерты узды.
Менә дүртенче ел инде Татьяналар һәм Русия студентлары көнендә бу җырчы тамашачыларны үз иҗаты белән шатландыра. Быелгы кичәне дә тамашачылар түземсезләнеп көтеп алды. Чарага җырчының дуслары, якыннары, коллегалары да килгән иде. Аның һәр чыгышын тамашачылар көчле алыкышларга күмде, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
Программада бөтен Татьяналар һәм студентлар исеменә иң изге теләкләр һәм, әлбәттә, җырчы башкаруында иң яхшы җырлар яңгырады. Концертта Раевка балалар сәнгать мәктәбенең "Родные просторы” халык музыка кораллары оркестры (җитәкчесе А. Н. Юшин), курайчы һәм җырчы Нияз Гыйзззәтуллин, булачак яшь сәхнә йолдызлары Николай Акимов һәм Рената Җиһангирова катнашты. Балалар сәнгать мәктәбенең “Бизәкләр” ансамбле биючеләре (җитәкчесе Р. С. Усманова) чарага ямь өстәде, “Мода театры” үрнәкле балалар студиясендә шөгыльләнүчеләр (Р. Р. Чалдаева), “Яшьлек” бию берләшмәсе (А. Р. Янгирова) һәм Пионерлар йортының “Лидер мәктәбе” (җитәкчесе Р. Ф. Низамова) тәрбияләнүчеләренең чыгышы да кабатланмас тамашага ямь өстәде.
Концерт ахырында җырчы иҗадын үз итүчеләргә бөтен йөрәктән рәхмәт белдерде. Татьянаның үзенә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов җырчыны барлык Татьяналар көне һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге белән котлап, аңа мәдәни тормышта актив катнашкан өчен район Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
Алина СӘЛАХОВА,
мәдәният бүлеге методисты.
Читайте нас: