Авылның кабатланмас үзенчәлекле тарихы, аның бүгенгесе гасырлар төпкеленә барып тоташа.
Классикларның зур-зур томнары һәм хәзерге заман авторларының китаплары авылның модельле китапханәсе киштәләренә пөхтә итеп тезелгән. Иң түрдә Антон Павлович Чеховның портреты эленеп тора, талантлы оста Л. В. Зырянова язучы әсәрләре геройларына эшләгән уенчык миниатюралар да әдәби кунакханәне бизи. Монда бөек язучы һәм драматургның узган гасыр башында чыккан әсәрләр җыентыклары кадерле комарткы кебек саклана. Аерым папкаларда туган якны өйрәнү эше буенча материаллар җыелган.
Боларның барысын да чын мәгънәсендә эшенә иҗади караган китапханәчеләр Фәйрүзә Мөлекева һәм Рәсимә Әдеһәмова еллар буе бөртекләп туплаган.
Алар илһамланып әдәби кичәләр, шигърият сәгатьләре, укучылар конференцияләре, китаплар буенча фикер алышулар, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрә. Төп эшчәнлекләреннән тыш, дөнья дәрәҗәсендәге рус язучысы һәм драматургы А. П Чеховның иҗади мирасын күз карасы кебек саклый, язучының һәм хатыны - МХАТның күренекле актрисасы О. Л. Книпперның 1901 елда Аксенга Андреев шифаханәсенә дәвалануга килүе турында тикшеренү эшләре алып бара. Билгеле публицист, “Независимая газета+” мөхәррире, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, якташыбыз В. В Шмаков та “А. П. Чехов. Я в Аксенове, Уфимской губернии” исемле китабын бөек әдип тормышының шушы чорына багышлаган.
“Чехов укулары” китапханәнең туган якны өйрәнү буенча төп әдәби форумы булып тора, бу чара Аксен җирендә менә бишенче ел үткәрелә. Быел фәнни-гамәли конференция гыйнварда, бөек әдипнең тууына 160 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан узды. “Чехов укулары” күптән инде республика дәрәҗәсенә чыкты һәм бу уникаль проектта туган якны өйрәнүчеләр, язучылар һәм шагыйрьләр, укытучылар һәм укучылар катнаша.
Китапханәнең зур булмаган, әмма җыйнак бинасында берничә тематик күргәзмә урнашкан. “Туган авылым” күргәзмәсендә туган авыл, киң билгеле кешеләр, производство алдынгылары турында папкалар тупланган. Ә монда данлыклы Чапаев дивизиясе яугирләре яшәгәнен барсы да беләме икән? Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында да бай материал җыелган. Аксен һәм Ким авылларында яшәүче күп кенә гаиләләрнең шәҗәрә-елъязмалары куелган. “Әдәби Аксен” күргәзмәсе дә оештырылган, анда талантлы якташлары иҗат иткән шигырьләр һәм повестлар басылган китаплар һәм альбомнар бар.
-Күп еллар авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшләгән Анатолий Петрович Дунин җитәкчелегендә әзерләнгән “Аксен авылына – 130 ел” җыентыгы Аксен авылы тарихы өчен чын энциклопедия булды, - ди Рәсимә Марат кызы Әдеһәмова. - Ул шушында туып-үскән, үз төбәгенең тарихын яхшы белә. Китапта авылга һәм тимер юл станциясенә нигез салучы Семен Аксенов, Андреев шифаханәсе (соңрак Чехов исемендәге шифаханә) тарихы, бөек галим, җир белгече, Воздвиженка авылында җирләнгән Николай Сибирцев, Аксен авыл хуҗалыгы техникумы тарихы турында мәгълүматлар бар.
Шуны әйтергә кирәк, бу Аксен авылының беренче энциклопедиясе генә түгел, дип дәвам итте китапханәче. 1999 елда мәктәп укытучылары Мининур Мөхәммәтҗан кызы Гарипова һәм Надежда Петровна Зиннәтулина (Аникина) төзегән “Аксен авылының кыскача энциклопедиясе” дөнья күрде. Ике дистә ел мәктәп директоры булып эшләгән Дамир Сәрвәр улы Миргазов төзегән “Минем мәктәбем - тарихта һәм исемнәрдә” фотоальбомы белем учагының данлыклы тарихы турында сөйли.
Рәсимә Марат кызының да гаилә елъязмасы форматында “Без – Әдеһәмовлар” китабы чыккан, ул республикасының 100 еллыгына багышлана. Бу әсәр Башкорт Республикасына нигез салган абыйлы-энеле Әдеһәмовлар турында.
Авылның кабатланмас үзенчәлекле тарихы. Аны күп буыннар тудырган, ә нәкъ китапханәчеләр җентекләп шул турыда мәгълүмат җыеп, халык өчен бик мөһим һәм кирәкле эш башкарган.
Туган як тарихын кадерләп саклаучы Фәйрүзә Мөлекова һәм Рәсимә Әдеһәмова.