Гүзәл зат вәкилләренең “Курайчы кыз” дип аталган музыкаль бәйгесенә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 47 иң яхшы курайчы җыелды. Лаеклы көндәшләре арасында Әлшәй курайчылары - Раевка балалар сәнгать мәктәбеннән Анна Грачева һәм Пионерлар йортының Чурай мәктәбендәге “Курай” берләшмәсе укучысы Нәркәс Ларынбаева (укытучысы Н. Р. Садыйков) да уңышлы чыгыш ясады. Анна II дәрәҗә премиягә лаек булды, ә Нәркәс 16 яшькә кадәрге катнашучылар арасында өченче дәрәҗә лауреат булды. Кызларга концертмейстер Рим Сафин ярдәм итте.