“Без - Әдеһәмовлар” китабы авторы, күпьеллык хезмәт стажына ия китапханәче Рәсимә Марат кызы Әдеһәмова белән Аксен авыл китапханәсендә очраштык. Күркәм китап укучылар залында, бик күп классик әсәрләр арасында аның да зур булмаган, әмма эчтәлеге буенча бик әһәмиятле китабы саклана. Монда тарихи шәхесләр, Башкорт Республикасына һәм үз ыруларына нигез салган абыйлы-энеле Әдеһәмовлар турында бай мәгълүмат тупланган.
-Бу зур һәм тату гаилә, гомерләре Башкортстан тарихы белән тыгыз бәйле якыннарым турында сөйләүне ничек башлап җибәрү хакында озак уйладым. Һәм А. С. Пушкинның: “Үз ата-бабаларыңның даны белән горурланырга мөмкин генә түгел, ә кирәк тә, аны хөрмәт итмәү - хурлыклы кыюсызлык ул”, дигән сүзләрен китерергә булдым”, - ди китап авторы Рәсимә Марат кызы.
Бу басма Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулган елда “Независимая газета+” мөхәррире, журналист һәм публицист, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты В. В. Шмаковның ярдәме белән басылып чыкты. Гәзитнең былтыргы беренче санында Рәсимә Марат кызының “Без – Әдеһәмовлар” дигән мәкаләсе басыла. 2018 елның 3 декабрендә автономияле Башкортстан өчен көрәшүчеләрнең берсе, Башкорт милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, тәүге республика хөкүмәтендә югары вазыйфалар биләгән Абдулла Камалетдин улы Әдеһәмовның үлеменә 50 ел тулган. Һәм шушы ук көнне аның туганы, Уфа приборлар төзү производство берләшмәсенең әйдәүче инженер-конструкторы, фән һәм техника өлкәсендә БР Дәүләт премиясе лауреаты Эдгар Рәфкать улы Габбәсов вафат була.
Виктор Шмаков Рәсимә Әдеһәм кызына нәселләренең шәжәрәсен төзергә тәкъдим итә. Ул үзенең туганнары белән җиң сызганып эшкә тотына.
-Эдгар Рәфкать улы белән бергә эшләсәк, бу эш шактый тирәнрәк һәм кызыклырак булыр иде, - ди Рәсимә Марат кызы. - Туганнарыбыз Абдулла һәм Мөхәммәтдин Әдеһәмовларның сәяси һәм һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы күп мәгълүматны без тарихчы, БР Үзәк дәүләт архивы директоры, журналист Гыйзетдин Дәүләтгали улы Иргалиннан,физика-математика фәннәре докторы, туган якны өйрәнүче Юрий Викторович Ергиннан белдек. Мин үз эшемдә нәкъ аларның хезмәтләрен фадаландым һәм бу шәхесләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә безнең, балалары һәм оныклары, аларның энеләре Әхмәтриза һәм сеңелесе Фәрзәнә хәтерендә әти-әниләребезнең Мөхәммәтдинның фаҗигале язмышы һәм гражданннар сугышы елдарында хәбәрсез югалган Хисаметдин турында сөйләүләре калган. Абдулла чыгышы белән крестьян нәселеннән булуына карамастан, бик әдәпле һәм чын интеллигент кебек хәтеребездә калган. Элек башҡорт театры актрисасы Җәмилә Ситдыйк кфзф аның тугры тормыш иптәше булган. Аларның кайтуы яки безнең аларга Түбәнге Тагилга кунакка баруыбыз гаиләбез өчен зур вакыйга булган.
Рәсимә Марат кызы Аксен авылында туып-үскән. Аның әти-әнисе Марат Әхмәтриза улы һәм Зәйтүнә Сәйфетдин кызының үз китапханәләре булган һәм алар балаларында да китап укуга сөю тәрбияләгән. Шуңа да кыз мәктәпне тәмамлагач та Уфа китапханә техникумына укырга керә. Диплом алып, туган авылы Аксенга эшкә кайта һәм менә 40 елдан артык китапханәдә хезмәт сала.
Рәсимә Әдеһәмова, чын мәгънәсендә, мавыгучан кеше, иҗади шәхес. Ул шулай ук “Чехов укулары” фәнни-гамәли конференциясен оештыручыларның берсе. Шундый биш укулар нигезендә “Независимая газета+” редакциясе туган якны өйрәнү материаллары буенча җыенлык бастырып чыгарган, ә Русиянең туган якны өйрәнүчеләре союзы, Ф. Әхмәрова исемендәге Уфа шәһәр бүлекчәсе “Чехов бүген һәм мәңгелек” альманахын чыгаруга әзерли.
Шулай ук Рәсимә Марат кызы рус язучысы А. П. Чеховның иҗади мирасы буенча тикшеренү эше алып бара. “Чеховка юл: бөек язучы һәм гуманист Антон Чеховның тормышы һәм иҗадының ачылмаган битләре” проекты белән ул “Республиканың иң яхшы китапханәчесе – 2012” VII конкурсының “Бөтен заманнарга китаплар” номинациясендә җиңүче булды.
Былтыр Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә үткән ХVI республика туган якны өйрәнү буенча укуларында Рәсимә Марат кызы яраткан шагыйре Сергей Чекмарев турында тикшеренү эше тәкъдим итте һәм үзенең “Без - Әдеһәмовлар” китабы презентациясен үткәрде.