Җәйге матур кичләрдә, кояш баегач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелсә; көзге эшләр бетеп, көннәр кыскаргач, яшьләр аулак өйләрдә кул эшләре белән утырган. Шушы көннәрдә Түбән Әүрез мәдәният йортында онытылып барган бәйрәмнәребезнең берсе - "Мамык эрләү, шәл бәйләү" йоласы күрсәтелде.