Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 апрель 2020, 13:00

Карантин нәтиҗәсе: татар эстрадасы артистлары эшсез озак яши алырмы?

Якташыбыз Илдар Хәкимов: «Быел Сабантуйлар да булмас ахры»

«Бу коронавируска бәйле карантин без — артистларга иң беренче чиратта кагылды. Концертларыбыз күчерелүнең әле очы-кырые күренми. Шушы арада оештыручылар белән сөйләшкән идем. Быел Сабантуйлар да булмаска мөмкин дип әйттеләр. Бу хәлләр беребез өчен дә әйбәт түгел, тизрәк бетсен дә, тизрәк сәхнәгә кире кайтыйк, дип телибез. Артист кешенең сәхнәдән башка эше юк бит инде аның.

Безнең төркемебездә музыкантларыбыз, машина йөртүчеләребезне кертеп, 15 кеше эшли. Бөтенесе дә акчасыз утырадыр инде хәзер. Гонорарны концертлардан соң түли идек. Концерт юк икән — акча да юк, дигән сүз».

Читайте нас: