Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 август 2020, 18:25

Без бергә, бер гаилә кебек

Бүген социаль һәм мәдәни билгеләнештәге учреждение буларак, китапханә бурычларының берсе җәмгыятьтә социаль реабилитациягә һәм адаптациягә, “аерым хәстәрлек”кә мохтаҗ кешеләрнең ялын оештыруга бәйле.

Бүген социаль һәм мәдәни билгеләнештәге учреждение буларак, китапханә бурычларының берсе җәмгыятьтә социаль реабилитациягә һәм адаптациягә, “аерым хәстәрлек”кә мохтаҗ кешеләрнең ялын оештыруга бәйле.
Өлкән кешеләрнең тормышын ничек лаеклы, актив эшчәнлек һәм шатлык белән тулыландырырга, аларны ничек ялгызлык хисеннән арындырырга, аралашуларын арттырырга, ихтыяҗларын һәм кызыксынуларын канәгатьләндерергә – шушы һәм башка бик күп сораулар бүген бөтен дөнья җәмәгатьчелеген борчый. Менә шунда китапханәләр ярдәмгә килә дә инде. Яңа китапның, яраткан журналыңның битләрен актару, кызыклы кешеләр белән очрашып аралашу – мондый бәләкәй генә шатлыкларга китапханәчеләр ярдәмендә барысы да, аеруча “алтын яшь”кә аяк баскан өлкән буын кешеләре лә өлгәшә ала.
Бу яшь категориясенә караган кешеләр өчен безнең үзәк китапханәдә ике клуб: “Өмет” (20 елдан артык) һәм “Кудесница” (9 ел) эшли. Без китап укучыларга уңайлы булсын, алар рәхәтләнеп ял итсен, бераз вакытка гына булса да проблемаларын онытып торсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, кызыклы кешеләр белән очрашырга, аралашырга, яңа дуслар табарга, иҗади башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәбез.
Китапханәдә үткәрелгән чараларга йөрү, китаплар һәм гәзит-журналлар уку олы яшьтәгеләрнең тормышын кызыклырак итә. Хаклы ялга чыкканнан соң, буш вакытлары арткач, пенсионерларның нинди зур канәгатьлек белән безгә килгәнен күрсәгез иде. Ә китапханә хезмәткәрләре аларга вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә ярдәм итә.
Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бүләбез. Бу категория кешеләре стационар рәвештә генә түгел, өйдә дә хезмәтләндерелә.
Быел үзәк район китапханәсе тарафыннан яңа “БиблиоТАХI-веb “КНИГоВЕСТь” (60+) программасы эшли башлады. Ә проект “Өмет” клубы инициативасы белән эшләнде. Ачылганнан бирле аның төп составы үзгәрмәде, әмма шулай да даими катнашучыларның төп өлеше сәламәтлеге торышы буенча утырышларга килә алмый. Бу бик күңелсез күренеш, чөнки күп еллар аралашу дәверендә клубның һәр әгъзасы безнең якын туганыбызга әйләнгән иде. Без – бер гаилә. Уйлаштык та, димәк, әйтергә кирәк, әгәр сез килә алмыйсыз икән, без сезгә үзебез барабыз. Клубның һәр утырышы видеога төшерелә. Шуңа күрә кем килә алмаган, шуларның барысына да утырышны онлайн күрсәтә, шулай ук клубка йөрүче“ахирәтләр”нең видеомөрәҗәгатен җиткерә алабыз.
Ә хәзер программа турында җентекләбрәк сөйлик: безнең “такси” сезне районның теләсә кайсы ноктасына алып барып куячак. “Йөрү” виртуаль рәвештә үтәчәк. Мәсәлән, Ленин урамы буйлап яки Сусактауга машинада сәяхәт кылырга телисезме, бәлки сез моңа кадәр бер тапкыр да күрмәгән җиргә барырга хыялланасыздыр? Кыскасы: кайда телисез, шунда алып барабыз.
Сәяхәттә ”БиблиоТАХI-веb ”КНИГоВЕСТь” (60+)” программасы гид-хезмәткәре озатып йөриячәк. Сезгә уңайлы вакытта безнең такси шулай ук китаплар, гәзит-журналларны да өегезгә китереп бирәчәк. Әгәр сез компьютерда эшләү осталыгын арттырырга, интернеттан файдаланырга яки ватсап аша хәбәр җибәрергә өйрәнергә телисез икән, сездән заявкалар көтәбез.
Тәүге тәҗрибә аралашырга, бушлай ярдәм алырга теләүчеләрнең күп булуын күрсәтте. Мөрәҗәгать итегез, барыгызга да ярдәм итәргә әзербез.
Ничек итеп 4 адымнан соң безнең “библиотакси” клиенты булырга:
китапханәгә 8(34754) 2-25-99 телефоны буенча шалтыратырга;
үзегезнең исемгә заявка бирергә;
адресыгызны калдырырга;
үзегезгә уңайлы вакытны сайларга.
Итәгатьле, дуслашырга яраткан, оста әңгәмәдәшләр - “библиотакси” хезмәткәрләре сезнең ялыгызны күңеллерәк итәргә ярдәм итәр.
Ольга СОЛДАТОВА,
үзәк китапханәнең хезмәтләндерү бүлеге мөдире.
Читайте нас: