Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 октябрь 2020, 12:15

Үткәннәре дә, бүгенгесе дә данлы

Никифар мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда туган як тарихы кадерләп саклана.

Никифар мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда туган як тарихы кадерләп саклана.
Авыл халкы инициативасы белән 1969 елда оештырылган музейда алтындай бөртекләп җыелган тарихи ядкарьләр - борынгы әйберләр, көнкүреш кирәк-яраклары кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.
Музей рәсми рәвештә күпкә соңрак, 1975 елның декабрендә ачылса да, шушы еллар эчендә авыл аксакаллары, укучылар монда сирәк очрый торган экспонатлар китерә, бүген инде анда 8000 тирәсе ядкарь исәпләнә, шуларның якынча 5000е төп фондны тәшкил итә.
Музейга озак еллар Тәнзилә Вәлиҗан кызы Кашапова җитәкчелек итә, ул аны булдыруга күп көч һәм вакыт сарыф итә. Хәзер аның эшен тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү укытучысы, китапханәче, Никифар мәктәбенең элекке укучысы Земфира Шәйхетдинова дәвам итә. Без аның белән бергә музей буйлап экскурсиядә йөрибез.
-Күп санлы экспонатларыбыз Бөек Ватан сугышына багышланган. Монда хәрби документлар, орден-медальләр, кайчандыр каты алышлар барган җирләрдән алып кайтылган изге туфрак салынган капсулалар, өчпочмаклы солдат хатлары, тәмәке янчыклары, калаклар, котелок һәм фляжкалар, хәрби санитарлар сумкасы, блокада икмәге һәм бик күп башка әйберләр саклана, - ди Земфира Әхәт кызы. – “Хәрби дан” экспозициясендә ике сугыш – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы чагыла, анда сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан һәм мәңгелеккә яу яланында ятып калганнарның фамилияләре язылган.
Никифар укучылары “Ватаныңның үткәнен һәм бүгенгесен кадерләп сакла” девизын онытмый, туган як тарихын мавыгып өйрәнә, төрле конкурс, олимпиадаларда актив катнашып призлы урыннар яулый.
-Танышыйк, мин сезнең гид булам, соклангыч музеебыз буйлап сәяхәткә чакырам, - дип мөрәҗәгать итә Земфира Әхәт кызы экскурсантларга. – Экскурсиябез гадәти түгел: сез борынгы ядкарьләрне кулыгызга алып, йон эрләгечнең тәгәрмәчен әйләндереп, иске көзгегә карый аласыз...
Ядкарьләргә күз салсаң, шул борынгы дәвергә әйләнеп кайтасың. Ә монда нәрсәләр генә юк - авыл эшчәннәре көндәлек тормышта кулланган көнкүреш әйберләре, иске Коръән китабының битләре, бишек, курай...
Музейдагы күп санлы экспозицияләр һәм бүлекләр җанлы кызыксыну уята, укучыларда якташларының данлы үткәне һәм бүгенгесенә хөрмәт тәрбияли.
“Шундый соклангыч, изге күңелле, һәм акыллы кешеләр арасында тууыма горурланам һәм шатланам, шуның белән бәхетлемен. Изге эшегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сезнең бәхетле булуыгызга ышанам!” – дип мактау сүзләре язып калдырган шушы авылдан чыккан Русия Федерациясенең атказанган летчик-сынаучысы Урал Нәҗип улы Солтанов. Бүгенге көндә укытучылар һәм укучылар бизәү эшләре белән шөгыльләнгән мәктәп музеенда ачылган космонавтика һәм авиация бүлмәсе аның исемен йөртә.
Музей материаллары балаларга туган як тарихын, якташларының героик үткәнен һәм бүгенгесен тагы да тирәнрәк өйрәнергә, данлы традицияләрнең лаеклы дәвам итүчеләре булырга ярдәм итә.
Читайте нас: