Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 октябрь 2020, 12:15

Осталар – дөнья тоткасы

«Һөнәрленең кулы алтын». Бу мәкаль нәкъ менә безнең күп функцияле авыл мәдәният йортының «Гәйнә уңганнары» онлайн-проектында катнашучыларга карата әйтелгән кебек.

«Һөнәрленең кулы алтын». Бу мәкаль нәкъ менә безнең күп функцияле авыл мәдәният йортының «Гәйнә уңганнары» онлайн-проектында катнашучыларга карата әйтелгән кебек. Проект кысаларында авыл осталары катнашлыгында конкурслар, марафоннар, осталык дәресләре үтә.
Мәсәлән, «Кул эшләре остасында кунакта» онлайн-марафонында һәркем үзе эшләгән кабатланмас әйберләрен күрсәтеп, тәҗрибә уртаклаша алды. Марафонда катнашучылар үзенчәлекле, искиткеч матур эшләрен тәкъдим итте. Киез басу, интерьер өчен курчаклар, фоамираннан ясалган чәчкәләр, тасмалар, сәйлән белән чигү, калдык материаллардан уенчыклар ясау, ыргак белән бәйләү – бер сүз белән әйткәндә талантлы хуҗабикәләрнең декоратив-кулланма иҗат техникасының төрлелегенә сокланмау мөмкин түгел. Рәфидә Әхмәтҗанова, Нурия Байбәкова, Наталья Габидуллина, Резеда Рәшитова, Земфира Галләмова, Гөлшат Байбәкова кебек осталар үз эшләрен бөтен күңел җылысын салып башкара. Аларның искиткеч матур иҗат җимешләре таң калдыра, барыбызга да таныш һәм гадәти күренгән кул эшләренә яңача карарга мәҗбүр итә. Осталар халык иҗаты мирасын саклап кына калмый, ниндидер яңалык кертә, формаларын алмаштыра, эшләнмәләрнең төрләрен камилләштерә, ә иң мөһиме – тәҗрибәсе белән уртаклаша, яшьләргә үз белемен тапшыра.
Зәвыклы биләмәләр елында проект һәм “Аек авыл-2020” район конкурсы кысаларында “Иң яхшы авыл ихатасы” бәйгесе дә үтте.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәндәй, авылыбызда йорт-кураларын армый-талмый төзекләндерүче эшсөяр һәм сәләтле осталар да бихисап. Әкияттәге кебек коймалар, капкалардагы һәм тәрәзә яңакларындагы кабатланмас бизәкләр, флюгерлар, искиткеч беседкалар ерактан ук күзгә ташлана, бераз тукталып, шушы матурлыкка сокланырга, хуҗаларның гаҗәеп фантазиясенә һәм егәрлегенә, мондагы җыйнаклыкка һәм тәртипкә сокланырга мәҗбүр итә. Хәлим Саматов, Рәфис Насыйров, Рафыйк Ишдәүләтов, Фаил Миңнеяров һәм башка бик күпләр турында чын мәгънәсендә алтын куллы, дип әйтергә мөмкин. Аларның һәрберсе балта остасы да, столяр да, эретеп-ябыштыручы да, гүзәллеккә гашыйк иҗатчы да.
Әйе, авылыбызның төп байлыгы – аның уңган, сәләтле, үрнәк алырлык кешеләре. Бу проект безгә осталар дөнья тоткасы булуын тагын бер тапкыр раслады.
Зөлфирә ГАНИЕВА,
Гәйнәямак авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе.
Автор фотосы.
Ветеран-педагог Рәфидә Гарифҗан кызы Әхмәтҗанова кул эшләре остасы гына түгел, моңлы тавышлы җырчы да.Тормыш иптәше, баянчы Мансур Миңнегали улы белән бергә алар район һәм республика конкурслары һәм фестивальләрендә актив катнаша. Гәйнәямактагы бер генә чара да Әхмәтҗановларның матур чыгышларыннан башка үтми.
Читайте нас: