Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 ноябрь 2020, 14:32

Үзешчән иҗатның иң яхшы үрнәкләре

Республика халык иҗаты үзәге филиалы тарафыннан Күмертау шәһәрендә фольклор программаларының төбәк конкурсы уздырылды.

Республика халык иҗаты үзәге филиалы тарафыннан Күмертау шәһәрендә фольклор программаларының төбәк конкурсы уздырылды.
Башкортстан халыкларының күп яклы мәдәниятен берләштергән “Халык күңел ачулары” фестивале быел социаль челтәрләрдә онлайн режимда үткәрелде. Конкурста 105 фольклор коллективы катнашты, анда республика районнары һәм шәһәрләреннән генә түгел, хәтта күрше өлкәләрдән дә килгән иделәр. Ярыш ике номинациядә – балалар һәм өлкәннәрнең үзешчән фольклор коллективлары арасында уздырылды. Конкурсантлар башкорт, татар, рус, чуваш, мордва халыкларының бәйрәмнәрен, уеннарын, йолаларын һәм традицияләрен күрсәтте.
Бу бәйгедә Татьяна Бессилина җитәкчелегендәге Воздвиженка авыл мәдәният йортының “Кудесницы” вокал ансамбле дә катнашты. Туй йоласыннан сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим итеп, Воздвиженка артистлары “Халык мәдәниятен саклаган һәм үстергән өчен” дипломга лаек булды.
Фәнүзә СӘЛАМОВА.
Читайте нас: