Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 ноябрь 2020, 12:55

Уфадан Наилә Дәүләтшина “Мисс Азия-Себер – 2020” исемен яулады

Красноярскида «Мисс Азия-Себер – 2020» милләтара матурлык һәм сәләт конкурсының финалы узды.

Красноярскида «Мисс Азия-Себер – 2020» милләтара матурлык һәм сәләт конкурсының финалы узды. Башкортстан кызы Наилә Дәүләтшина «1нче Вице-Мисс Азия-Себер-2020» исемен яулады.
Конкурста катнашучылар үз халкының милли киемен, аш-суын, сәләтен һәм кичке күлмәктә дефиле күрсәтте.
Наилә Дәүләтшина чыгышы белән Башкортстанның Зианчура районыннан. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультетында беренче курста укып йөри. Конкурста Наилә «Бөрҗән кызлары» биюен башкарды, зур бәлеш пешерде һәм башкорт халкының йолалары хакында сөйләде.
Читайте нас: