Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 декабрь 2020, 15:10

"Әнисез бик авыр икән..."

Якташыбыз, Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев әниле вакытын сагынуы турында язган.

Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев әниле вакытын сагынуы турында язган.«Әни дигән сүзе генә дә ни тора бит… Эх, әни кулыннан ясалган чәй, әниле балачак… Салкын кышта туңып, юешләнеп уеннан кайтып керәсең, ә өстәлдә табага өелеп куелган коймак, кайнар самавыр тора. Әни сүгеп ала. Аннары «Балам, киемнәреңне алыштыр да, тизрәк өстәл янына», - ди. Әниләрнең: «Балам, кайгырма, барысы да яхшы булыр», - дип әйтүеннән соң, чыннан да, җиңел булып китә иде.Әниле булу - дөньяда иң зур бәхет ул. Ул һәрвакыт аңлый, баласына вакытын таба. Ә без таба алмыйбыз. Әниләр соңгы көннәренә кадәр без дип яшиләр.Саклагыз, яратыгыз, рәнҗетмәгез, ешрак кайтыгыз, исән чакта кадерләрен белегез! Әнисез бик авыр икән», — дип язган җырчы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/nisez-bik-avir-ik-n-570250/
Читайте нас: