Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2020, 13:53

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай, Матур бии шук бабай!

Район үзәгендә һәр елдагыча шәп һәм чагу тамаша - Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды.

Район үзәгендә һәр елдагыча шәп һәм чагу тамаша - Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды.
Алар Совет мәйданында очрашты һәм чыршы, Яңа ел турында җырлар җырлап, баян моңнары астында район үзәге урамнары буйлап үтте. Ә бу әкияттәгедәй матур тамашада атларга атланып, Кыш бабай һәм Карсылу алдан барды.
Авыл клублары һәм мәдәният йортларыннан, мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән ак сакаллы тылсымчылар һәм аларның берсеннән-берсе чибәр оныкалары бар халыкны дәртләндереп, рәхәтләнеп күңел ачты. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки жюри иң талантлы, шаян һәм креатив Кыш бабай һәм Карсылуны билгеләргә тиеш бит. Кыш бабайлар дефиле вакытында да сер бирмәде, төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, ел символы - Үгезләр катнашлыгындагы флешмобта да очкын чәчеп биеде. Бер сүз белән әйткәндә, Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде. Өстәвенә ниндие әле!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: