Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Вакансияләр ярминкәсе
11 сентябрь 2018, 02:00

Кемдер эзли, ә кемдер таба

Абруйлы һәм югары хезмәт хакы түләнгән эш турында күпләр хыяллана.

Абруйлы һәм югары хезмәт хакы түләнгән эш турында күпләр хыяллана. Ә икенчеләр хыялланып кына калмый, эш эзләп вакансияләр ярминкәсенә килә.
Бу юлы да халыкны эш белән тәэмин итү үзәге яшьләр эшләре комитеты белән берлектә оештырган шушындый ярминкә Раевка авылының социаль-мәдәни үзәгендә узды.
Дистәдән артык эш бирүче эш эзләүчеләргә вакантлы урыннар тәкъдим итәргә әзер иде. Аеруча агросәнәгать комплексы предприятиеләренә белгечләр таләп ителә. Бүген анда зоотехник, агроном, юрист, ветеринария табибы, инженер, мал караучы, механизатор, оператор, электрчы, тракторчы-машинист кирәк. “Заря” җәмгыятенә дә терлекче, ветеринар таләп ителә.
Яшьләр эшләре комитетында - педагог-психолог һәм яшьләр белән эшләү белгече, мәгариф бүлегендә методист вакансиясе бар.
Ярминкәдә катнашкан эш бирүчеләрдән тыш, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге”, “Росгосстрах”, “Әлшәй-ит” Раевка ит комбинаты”, “Азык-төлек товарлары” кебек оешмаларны тәкъдим итте, аларда да эшче куллар җитешми.
Ярминкәгә килгән 60 кешенең 40тан артыгы киләчәктә эшкә урнашу өчен язылды. Алар теләгән эшләрен тапкандыр, дип ышанасы килә.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: