Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2018, 02:00

Данлы традицияләрне дәвам итеп

Ике көн “Лачын” физкультура-савыктырукомплексының хоккей тартмасында өлкәннәр командалары арасында шайбалы хоккейбуенча республика ХХVI авыл спорт уеннарының районара ярышлары узды.

Ике көн “Лачын” физкультура-савыктыру комплексының хоккей тартмасында өлкәннәр командалары арасында шайбалы хоккей буенча республика ХХVI авыл спорт уеннарының районара ярышлары узды. Чара хоккей ветераннары Евгений Горбунов, Николай Морозов һәм Райман Усманов истәлегенә багышланды.
-Районыбызда хоккейны яраталар һәм күптән уйныйлар. 70нче елларда 2нче мәктәпнең хоккей тартмасы спортның бу кышкы төрен үз итүчеләрнең күбесенең яратҡан урыны булды. Монда киеренке ярышлар, иптәшләрчә матчлар үткәрелде, - дип хәтирәләре белән уртаклашты “Дим” командасы тренеры Марат Әхмәдрисламов. – Ул вакытта җанатарлар Евгений Горбунов, Николай Морозов, Райман Усманов һәм башка хоккейчыларның кызыклы уенын карарга зур теләк белән йөрде. Нәкъ шушы хоккейчылар Әлшәйдә бу уенны үстерүгә зур өлеш кертте.
Ул елларда команданың остазы Райман Усманов иде. Эше тынгысыз булуга карамастан, ул Дим станцияһы локомотив депосының Раевка цехы машинисты булып хезмәт салды, күнекмәләр өчен дә вакыт таба иде. Ул бик шәп уенчы – сакчы ғына түгел, ә соклангыч тренер да булды. Барлык осталыгын һәм бай тәжрибәһен яшь хоккейчылар һәм уллары белән уртаклашты. Аның тырышлыгы белән команда һәрвакыт бозда оста уен күрсәтеп, күп тапкырлар призлы урыннар яулады.
Шулай ук машинист булып эшләгән Евгений Горбунов та иң көчле һөҗүм итүчеләрнең берсе булган. Ул Усмановның эшен лаеклы дәвам итә. Команда җитәкчесе итеп куелгач, 1992 елдан тренеры истәләгенә турнирлар үткәрә башлый. Евгений Александрович берничә буын талантлы спортчылар әзерли. Аның улы Геннадий да кече яшьтән хоккей белән мавыга. Бүген ул – Әлшәйнең “Дим” командасы сакчысы.
Команданың тагы да бер яхшы уенчысы, аныклабырак әйткәндә, иң оста капкачыларның берсе Николай Морозов була. Ул мәктәп эскәмиясеннән үк хоккей белән мавыга башлый. Николай Сергеевич озак еллар районның хәрби комиссариатына җитәкчелек итә. Улы Виталий да әтисе кебек подполковник, гаилә династиясен лаеклы дәвам итә. Н. С. Морозов алты елга якын Раевка авыл Советы хакимияте башлыгы булып эшләде. Һәм шушы еллар дәвамында районның җыелма командасы составында ярышларда катнашты.
...Ярышларның тантаналы өлеше район җитәкчелегенең сәламләү сүзләреннән башланып китте. Чарага легендар хоккейчыларның тормыш иптәшләре дә чакырылган иде.
-Хоккей якыннарыбызның иң яратҡан шөгыле иде, бу уеннан алар яшәүгә көч-дәрт һәм илһам алды, һәрвакыт еңеүгә омтылды һәм күп тапкырлар югары үрләр яулады. Ирләребез истәлегенә ярыш оештыручыларның барысына да зур рәхмәт, - диде Елена Морозова данлыклы хоккейчыларның тол хатыннары исеменнән чыгыш ясап.
Менә дүртенче ел рәттән Елена Ивановна иң яхшы капкачыга махсус приз тапшыра. Быел шундай бүләккә җиңү яулаган “Дим” командасы капкачысы Марсель Тамашев лаек булды. Е. Морозова шулай ук ел саен физкультура-савыктыру комплексы фойесында фотокүргәзмә оештыра. Бу көннәрдә Әлшәй хоккее тарихын чагылдырган фоторәсемнәр куелган стенд янында халык күп иде.
“Дим” командасы, хоккей ветераннарының данлы традицияләрен дәвам итеп, үзенең чемпион исеменә лаек булуын янә исбатлады. Чишмә районы спортчылары – икенче, ә Бишбүләк хоккейчылары өченче урынны алды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото Елена Морозованың гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: